Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Яратам сине, Чаллым!

Чаллы каласы турында нинди шигырьләр беләсез? Кайвакыт шундый кирәк булып куя бит ул туган җир хакында әсәрләр, килешәсездер. Чаллы турында балалар өчен бер шигырь тәкъдим итәбез.

Мин – яңа гасыр баласы.

Яр Чаллыда туганмын.

Кайчан гына бик кечкенә,

Бигрәк нәни булганмын.

 

Ак каламның, Яр Чаллымның

Мин – кадерле кешесе.

Якын миңа монда барсы:

Олысы да, кечесе.

 

Мул сулы Чулман буенда

Урнашкан минем калам.

Шушы кала урамыннан

Мин киләчәккә барам.

 

Зур заводлар шәһәре бу,

Монда Камаз ясыйлар.

Кешеләре – төскә матур,

Эш кырында батырлар.  

 

Җыр-моң белән тормыш ямьле,

Сәнгатьне үз итәләр.

Айлы, нурлы монда кичләр,

Якты монда иртәләр.

 

Чаллы һаман матурлана,

Ул көннән-көн яшәрә.

Язсын безгә бу шәһәрне

Ямьләп, данлап яшәргә.

 

Җанга якын газиз калам –

Туган ягым, Яр Чаллым.

Синең кебек ямьле төбәк

Беркайда да юк тагын!

Яратам сине, Чаллым!

 

Лилия Гыйбадуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ильяс бик матур итеп сойлэгэн иде бу шигырьне

    Теги: Чаллы, Чаллы турында шигырь