Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Күмелгән хисләр

Алтынчы сыйныфта укыган чакта үземә адресланган беренче хатны кулыма алдым. Кемнән дисезме?

Алтынчы сыйныфта укыган чакта үземә адресланган беренче хатны кулыма алдым. Кемнән дисезме? Үземдә хатның миңа адресланганын  күрүгә, аптырап калдым. Минзәлә  районының бер авылыннан иде ул.

Арада йөргән хатлар аша танышып, ике яшь күңел бер-берсенә ачылды. Инде хат килгәнне көтеп алам. Хатны алганнан соң, ят күзләрдән  яшеренеп кенә, аерым бер ләззәт белән укыйсың. Гади генә сүзләрдән дә тәм табып, күңел кояшыңның балкып китүенә сөенеп, очып кына йөри башлыйсың.

Әлеге халәт күпмегә сузылгандыр, бер көнне миңа адресланган хат энекәшләр кулына килеп эләккән. Кызыксынулары  көчле  булгандырмы, әллә башка сәбәпләр беләнме, хатны ачып укыганнар. Аларның күзләре аша үткән хатны уку инде миңа кызык булмады. Мин  ул хатларны  бакчага алып чыктым да, җирне  казып, елый-елый күмеп куйдым. Үсмерчакның иң тәүге хисләре күмелгән  туфракка тамган тозлы  тамчылар мәхәббәт  хакына  түгелгән  иң  садә, иң саф күз  яшьләре  булгандыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X