Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Китап — «Такташ» иде

Дулкыннарга карап утыра кыз...

Дулкыннарга карап утыра кыз,
Зәңгәр тышлы китап кулында.
Түзмәдем мин, шулай дәштем аңа:
— Китабыгыз нәрсә турында?
Кыз оялып башын читкә борды,
Алсуланып янды яңагы...
Бер Иделгә үзе, бер китапка,
Читләтеп бер миңа карады.
Ә мин шул чак Такташ «Мокамаен»
Укыдым да бирдем үзенә.
Ул «Алсу»ны яттан сөйләп китте,
Куәт өстәп минем сүземә.
Без таныштык. Йөрәк тынычланды,
һәм үзенә күңел тиң тапты.
Туйда иркәм бүләк итте миңа
Зәңгәр тышлы шушы китапны.
Китап — «Такташ» иде.
Такташ иде
Яшь студент кызның уенда...
Такташ хисе белән янган кызны
Яраттым мин гомер буена.
Басып торам биек яр өстендә,
Дулкын уйный кояш нурында...
Ә мин уйлыйм безне табыштырган,
Таныштырган, аннан кавыштырган
Зәңгәр күзле шагыйрь турында.

Мәхмүт Хөсәен.

Мәхәббәт көтә күңел...

Мәхәббәт чишмәсе

Мең мәртәбә бәхетледер җирдә мәхәббәтен таба алганнар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев