Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Үч (Алмаз Гыймадиев)

Бу язманы безгә Ренат исемле малай җибәргән. Гап-гади хикәя инде. Башта укып чыгыгыз әле, хикмәтен соңыннан әйтербез.

Минем исемем — Ренат. Быел безгә яңа фән керә башлады. Табигать белеме дип атала  ул.  Табигать белемен безгә Сөнгать абый укыта. Аның дәресләрен бик яратабыз, ул елгаларны, урманнарны сакларга, кошларга җимлек эшләргә этләрне, песиләрне кыерсытмаска өйрәтә. Эт  дигәннән,   безнең   күршедә   генә   бер бизнесменның фатирында бульдог яши. Ну шыксызның да шыксызы инде! Койрыгы юк. Колаклары да күренми диярлек. Авызыннан бертуктаусыз селәгәй  ага. Теләсә кемгә ырылдый. Кирәксә-кирәкмәсә дә өрә. Күзләре икесе ике якка караган тагын үзенең. Анысы-анысы, шул каһәр суккан бульдог төнлә миңа йокларга ирек бирми. Төне буе улап, шыңшып чыга, тәмам үзәккә үтте. Беркөнне кызык  итәргә  булдым моны. Иртән хуҗасы белән икәүләп якындагы паркка саф һава суларга чыгалар алар. Көн саен. Беренче дәрес  Сөнгать  абыйныкы иде. Жәлке инде үзе — шундый күңелле дәресне «тозлыйм» бит... Әмма эттән үч тойгысы өстенрәк булып чыкты. Ну, картлач белгәннәреңне укы, дидем эчемнән генә. Кызганыч, бу сүзләрне ишетмисең... Хәер ишетсәң дә, аңламаган булыр идең. Эт бит син! Надан эт. Ямьсез эт.
Шулай, иртәнге сигездә мәктәп капкасы янында көтә башладым мин моны. Нигә мәктәп янында, дисезме? Чөнки паркка бара торган тротуар нәкъ биредән үтә. Үч алу өчен бик җайлы урын. Ышык. Тирә-юньдә юан-юан тупыллар. Килә бу берзаман вәкарь белән генә атлап. Абзый каеш белән муеныннан тоткан үзенең. Гадәттәгечә, авызыннан селәгәй ага.
Кеше-фәлән танымасын өчен тиз генә сеңлемнең оегын башыма киеп куйдым. Аннан соң сумкамнан зур гына телем колбаса тартып чыгардым. Аңа берничә төрле дару батырган идем... Көтелгән секундлар   якынлашты.    Куак   арасыннан гына   колбасаны   эт   алдына   ташладым. Әмма бульдог, колбасаны ашыйсы урында, көтмәгәндә хуҗасының кулыннан ычкынып, минем өскә сикерде! Куак арасыннан «а-а-а-а-а...» дип акырып килеп тә чыктым! Калганын төш   күргәндәй   генә   хәтерлим.   Туп-туры үзебезнең класска  йөгереп  килеп  кердем — анда табигать белеме дәресе бара иде. Мескен Сөнгать абый, мине күргәч, авызын ачып катып калды. Башта оек бит, чалбар да умырылган. Ә теге юньсез бульдог мин кереп киткән ишеккә карап бик озак өреп торды әле. Аннары перәме мәктәп капкасы янында бәләкәй йомышын йомышлады. Шуннан соң «ввауу!» дип бер ырылдады да, кире хуҗасына таба йөгерде. Теге колбасага әйләнеп тә карамады. Оятсызның да оятсызы инде менә!



Укып бетердегезме? Гап-гади хикәя, әйе бит? Әмма Ренат аны, беләсезме, ничек укырга кушкан? Беренче җөмләне укыйсыз, аннан ике җөмләне төшереп калдырасыз. Тагын берне укыйсыз, тагын икене төшереп калдырасыз... Менә шул рәвешле укып карагыз әле!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев