Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Бү­ләк­не кем ки­тер­гән

...Ул тә­рә­зә аша өй эче­нә ка­ра­ды. Әһә, әнә те­ге ку­лы­на ки­тап тот­кан ма­лай Иль­яс­тыр. Ә бу­сы – әти­се ал­дын­да утыр­га­ны За­кир ин­де.

Ди­мәк, ад­рес дө­рес. 

− Әти, Кыш ба­бай кай­чан ки­лә соң? – дип со­рап куй­ды ки­нәт За­кир. – Кар яу­ды ич ин­де.

Бел­мим, улым, ул бит ал­дан әй­теп кил­ми, сиздермичә генә йө­ри.

−Ә­йе шул, уз­ган ел да бү­ләк­лә­рен без өй­дә бул­ма­ган­да кал­ды­рып кит­те. Ә ми­нем аны кү­рә­сем ки­лә.

Шул­ва­кыт ма­те­ма­ти­ка­дан өй эше эш­ләп утыр­ган Иль­яс сүз­гә ку­шыл­мый түз­мә­де. Зур ин­де ул Иль­яс. Икен­че сый­ныф­та укый. Күп әй­бер­ләр­не бе­лә хә­зер. Ва­ем­сыз гы­на:

− Энем, без­гә  ул бү­ләк­ләр­не әти бе­лән әни кер­теп куй­ган. Хы, шу­ны да бел­ми­сең­ме­ни?!

За­кир, ап­ты­рап әти­се­нә ка­ра­ды. Әти­се дәш­ми ге­нә ел­мая иде.

− Юк, абый, Кыш ба­бай ки­те­рә бү­ләк­ләр­не! Кыш ба­бай! Әти бе­лән әни тү­гел, − дип ка­бат­лар­га то­тын­да За­кир, үр­тә­лә үк баш­лап.

Абый­сы җа­вап­сыз кал­ма­ды:

− Ну За­кир… Кыш ба­бай өй­гә ни­чек кер­сен ин­де ул? Ме­нә подъ­езд тө­бе­нә ка­дәр алып ки­лә дә бү­ләк­ләр­не, әти-әни­ләр­гә би­рә. Ә алар өй­гә ке­реп, яше­реп ку­я­лар, − дип акыл­лы кы­я­фәт бе­лән аң­ла­тыр­га ке­реш­те Иль­яс. Ул мо­ңа бик озак баш ва­тып йөр­гәч тө­шен­де. Кыш ба­бай­да өй ач­кы­чы юк. Мульт­филь­нар­да күр­сәт­кән­чә мор­җа­дан тө­шә, ди­яр идең, шә­һәр фа­ти­рын­да аны­сы да юк бит. Шу­лай бул­гач, бү­ләк­лә­рен подъ­езд­га ка­дәр ге­нә кү­тә­реп ки­лә ин­де.

Әти­лә­ре та­гын ел­ма­еп куй­ды. Чәй әзер­ләп йө­рү­че әни­лә­ре дә ел­май­ды бу юлы. Тик эн­дәш­мә­де­ләр.

Бу мәл­дә үзе ха­кын­да сөй­лә­шү­не тә­рә­зә ар­тын­нан тың­лап то­ру­чы Кыш ба­бай да ел­мая иде.

Ли­лия Гый­ба­дул­ли­на  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев