Көмеш кыңгырау

Чана шуганда

Чана шууы кызык та, тик әллә нинди хәлләр булырга да мөмкин.

Ча­на шу­ган­да

Кыш­кы ял­лар­дан соң уку­лар баш­лан­ды. Әм­ма кич­лә­рен тау без­не үзе­нә тар­тып то­ра шул. Бер­көн­не мәк­тәп­тән кайт­кан­да, сый­ныф­таш­лар бе­лән ча­на шу­ар­га ба­рыр­га сөй­ләш­тек.

– Әй­дә­гез, үзе­без ге­нә бар­мый­быз, баш­ка дус­лар­ны да ча­кы­ра­быз, кү­ңел­ле­рәк тә бу­ла, – ди­де Ал­су.

Без аның бе­лән шун­да ук ри­за бул­дык. Бо­лай да без шак­тый күп идек, са­нап ка­ра­саң, ун ке­ше җы­е­ла, ә хә­зер ике­лә­тә кү­ңел­ле бу­ла­чак!

Мин кай­тып өс ки­е­мем­не сал­дым да, тиз­рәк әни яны­на ба­рып, бү­ген дус­лар бе­лән ча­на шу­ар­га ба­рыр­га сөй­лә­шү­е­без ту­рын­да әйт­тем.

– Ях­шы, ба­лам, ях­шы. Мин үзем дә ча­на шу­ар­га бик яра­там. Әле бе­рәр көн­не га­и­лә бе­лән дә ба­рыр­быз, – ди­де әни, ел­ма­еп. – Кая ба­ра­сы­гыз­ны сөй­ләш­те­гез­ме соң? Бик ерак­ка бар­ма­гыз. Ка­рап кы­на шу­ы­гыз.

– Юк ин­де, әни. Шул ел са­ен шуа тор­ган тау­да шу­а­быз. Әле та­гын без­нең бе­лән Рә­нис тә, Әл­мир дә ба­ра.

– Ярый ин­де, алар зур­лар, ыша­ныч­лы егет­ләр.

Курыкмыйбыз! (Роберт Миңнуллин)

Без те­кә тау­га кит­тек!

Ашап ал­гач, мин дә­рес­лә­рем­не әзер­лә­дем, өй­дә бул­ган эш­ләр­не эш­ләп, әни­гә бу­лыш­тым. Мин җы­е­на баш­ла­гач, Ал­су шал­ты­рат­ты.

– Әди­лә, әй­дә, авыл­ның икен­че ба­шын­да­гы тау­га ба­ра­быз.

– Бел­мим ин­де. Кал­ган­нар нәр­сә дип әй­тер­ләр соң? Ул тау те­кә һәм кур­кы­ныч тү­гел­ме соң?

– Юк ин­деее. Кур­кы­ныч тү­гел, ка­рап шу­саң. Хә­зер мин кал­ган­нар бе­лән дә сөй­лә­шеп ка­рыйм. – ди­де ул.

Мин ки­леп җит­кән­дә, Әл­мир­не күр­дем, ә аның ар­тын­да Ин­саф бе­лән Ка­мил сөй­лә­шеп то­ра­лар иде. Озак­ла­мый кал­ган­нар да ки­леп җит­те. Шул­ва­кыт Ал­су:

– Әй­дә­гез, баш­ка тау­га ба­ра­быз. Икен­че тау­га. Ан­да кү­ңел­ле­рәк, – ди­де.

– Син те­ге те­кә тау ту­рын­да әй­тә­сең­ме? – дип со­ра­ды Ин­саф.

– Ба­рып ка­ра­сак бу­ла, – ди­де Рә­нис.

– Әйе, әйе. Әй­дә­гез. Шу­ып бул­ма­са, бу тау­га ки­ре кай­тыр­быз.

Шун­нан соң без кө­ле­шә-кө­ле­шә тау­га кит­тек. Баш­та бик кү­ңел­ле иде. Уты­рып тө­шеп ки­тә­сең тү­бән­гә ка­дәр. Аның рә­хәт­ле­ген сүз бе­лән ге­нә аң­ла­тып та бул­мый. Мо­ның өчен үзе­ңә шул тау­дан тө­шеп ка­рар­га ки­рәк!

Кү­ңел­сез хәл...

Кы­зып кы­на шу­ган­да, кү­ңел­сез хәл бул­ма­сын­мы! Ал­су, Ка­мил, Сәй­дә бер ча­на­га уты­рып тө­шеп бар­ган ва­кыт­та, ча­на­ла­ры нәр­сә­гә­дер элә­геп те­ге­ләр­не әй­лән­де­реп кап­ла­ды. Без тиз­рәк алар яны­на йө­гер­дек. Ка­ра­сак, кыз­лар­га, бә­хет­кә, бер­ни дә бул­ма­ган, ә ме­нә Ка­мил­нең уң яңа­гы сы­ды­рыл­ган, маң­гае да ше­шеп чык­кан. Егет­ләр аны тиз ге­нә тор­гыз­ды­лар. Ка­мил үзе хә­лем әй­бәт, ди­де. Егет ке­ше сы­на­та­мы соң? Ка­мил ин­де биг­рәк тә!  Шу­лай да, без ин­де бү­тән шу­ма­дык, өй­ләр­гә кай­тып кит­тек. Ә Ка­мил бер­ни­чә көн мәк­тәп­кә ки­лә ал­ма­ды...

Әди­лә Мин­га­ри­по­ва, Ба­лык Бис­тә­се ра­йо­ны, Кү­гәр­чен мәк­тә­бе, 8нче сый­ныф.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: