Көмеш кыңгырау

БЕЗ НИЧЕК ЯЛ ИТТЕК

Минем әнием укытучы булып эшли. Туганым белән мине көндә бакчага илтә.

Беркөнне туганыма ютәл төште, аны бакчага илтмәделәр. Мине дә, энеңә күз-колак булырсың дип, өйдә калдырдылар. 
Берничә көннән аның хәле аруланды. Шулай да, атна азагы якынлаша дип, бүген дә бакчага алып бармаска булдылар. 
Яз ае бит, көннәр җылы гына тора. Күктә кояш елмая, кошлар сайрый. Туганымны киендердем дә тышка, уйнарга чыгып киттек. Башта ишек алдында комда уйнадык. Бу эш туйдыргач, качышлы уйнарга тотындык. Качар урын калмагач абзарга кереп поскан идем дә, туганым берничек тә табалмагач, кире чыгарга туры килде. Кояш көлеп торса да, йөгереп тирләгән аркаларыбыз өши башлады. 
Без өйгә кереп киттек. Әни һаман юк та юк. Таска су салдык та су белән уйнарга тотындык: көймә дә йөздердек, балык та тоттык, уенчыкларны да юдык, курчакларны су да керттек. Үзебез дә лычма су булганбыз, идән дә юешләнде. 
Шулчак капка шыгырдаган тавыш ишетелде. Хәзер әнидән эләгәчәк! Мин тиз генә караватка өелеп куелган юрганнар астына кереп чумдым. Чак өлгердем. Юрган читен күтәрдем дә ярыктан күзәтә башладым. Сукрана-сукрана әни килеп керде. Керде дә, җыелган суга аягы таеп, “лап” итеп барып та төште. Сумкасындагы дәфтәрләр тирә-якка чәчелделәр. 
Авырткан янбашын уа-уа, әни мине эзли башлады. Туганым кая качканымны күрми калган икән, әйтә белми, ык-мык итеп тик тора. Әни мине тапмыйча, тышка чыгып китте. Юрган астыннан чыктым да, йөгереп барып тәрәзәдән карадым. Әни, озын чыбык тотып, бакчадагы кәҗәләрне, сарыкларны куып йөри. Их, ишкәнбез икән ишәк чумарын! (Бу сүзләрне әтидән ишеткәнем бар.) Качышлы уйнаганда капкаларны ачык калдырганбыз бит. Кәҗәләр көздән утырткан агач үсентеләрен кимереп бетергәннәр. Әти кайткач кирәкне бирәчәк икән! Эстәрлетамактан алып кайтып утыркан иде агачларны. 
Мин куркып, күрше Айсылуларга кереп качтым. Өйгә ут кабынгач кына кайттым. Туганым изрәп йоклый, башкалар чәй эчеп утыралар. Мине дә чәйгә чакырдылар. ”Иртәгә бакчага барасыз!” – диде әти каты гына итеп. 
Икенче көнне әни безне иртүк уятып, чәй эчерде дә, җитәкләп, җилтерәтә-җилтерәтә, бакчага алып китте. Аяклар җиргә тисәләр тияләр, тимәсәләр – юк. Тәрбияче апабыз ишекне ачып булаша иде. 
– Йә, ничек ял иттегез? – дип сорады. 
–Бик шәп ял иттеләр, хәзер без ял итәбез инде, – диде әни. Алар көлешеп калдылар, без бакчага кереп киттек.


Ә сез ничек ял итәсез?

Теги: хикәя
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: