Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Ә дөнья яшел­лек­кә тө­ре­нә...

Дөнья, бер­ни бул­ма­ган­дай, яшел­лек­кә тө­ре­нә.

Фа­җи­га­ ае­ру­ча авыр ка­бул ите­лә ин­де мон­дый чак­та. Та­би­гать­тә те­ре­лү, уя­ну сим­во­лы бул­ган яз ке­ше­ләр­гә ба­ры тик сө­е­неч ке­нә алып ки­лер­гә ти­еш ке­бек, югый­сә. Әм­ма дә лә­кин... Без­нең га­ләм­дә ях­шы­лык бе­лән яман­лык, мә­хәб­бәт бе­лән нәф­рәт янә­шә яши бу­гай шул, кыз­га­ныч­ка кар­шы. Һәм без­дә иге­лек­ләр кы­лып яшәр­гә ом­ты­лыш ни­чек ке­нә зур бул­ма­сын, ул кем­нәр­дер кү­ңе­ле­нә үр­лә­гән нәф­рәт утын сүн­де­реп бе­те­рә ал­мый­дыр.

Күп­тән тү­гел Ка­зан­ның 175нче гим­на­зи­я­сен­дә бул­ган ая­ныч хәл­ләр без­не та­гын бер кат шу­ңа ышан­дыр­ды ке­бек. Ча­ра­сыз­лык­ка...  Бик те­лә­гән оч­рак­та да, дөнь­я­ны конт­роль­дә то­тып бе­те­реп бул­ма­вы­на... Ни дип әй­тә­сең ин­де мон­дый чак­та? Га­зиз­лә­рен югалт­кан, бү­ген хәс­рәт эчен­дә яшә­гән әти-әни­ләр­гә Ал­лаһ са­быр­лык­лар бир­сен дип те­ләр­гә ге­нә ка­ла. Ва­кыт ир­тә­ме-соң­мы кү­ңел һәм тән җә­рә­хәт­лә­рен тө­зә­тер дип ыша­ныр­га....

Ә без­гә... Бер-бе­ре­без­гә игъ­ти­бар­лы­рак бу­лыр­га ки­рәк­тер, мө­га­ен без­гә. Янә­шә­без­дә мең төр­ле уй, хис, ки­че­реш бе­лән яшә­гән сый­ныф­таш­ла­ры­быз­ны, дус­ла­ры­быз­ны аң­лар­га ты­ры­шыр­га ки­рәк­тер. Һәр­чак үзе­нә җә­леп итеп тор­ган вир­ту­аль мо­хит­тән чы­гып, ни­һа­ять, бер-бе­ре­без­не тың­лар­га өй­рә­нер­гә ки­рәк­тер. Һәм... бар да әй­бәт бу­лыр, дип ыша­ныр­га.  

Без­нең кү­ңел­ләр­дә өмет-ыша­ныч, һич­шик­сез, уя­ныр­га ти­еш бу яз­гы ма­тур көн­дә...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев