Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Чаллы акробатлары

Казанда спорт акробатикасы буенча Татарстан чемпионаты узды. Бу хакта газетабызның яңа 48нче саныннан укыгыз.

Беренче биттә Руслан Ишмәхәммәтов фотосы.

Анда 200гә якын спортчы катнашты. Чемпионатта җиңү яулаучылар арасында Чаллының акробат егетләре дә бар иде. 

Самир Нигмәтҗанов, Камил Тимергалиев, Кирилл Тутов, Кирилл Колесов Чаллының «Олимпийский» спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр. Дүрт егеттән торган бу акробатлар төркеме биредә ике ел элек оешкан. Алар һәрвакыт алдынгы урыннарны яулап киләләр.

– Бу чемпионатка әзерләнү авыр булды, чөнки вакыт бик аз иде, – диләр малайлар. Аннары, әле бит мәктәп, уку да бар! Кайберсе икенче сманада укый, тренировкага кичке сигездә генә килеп өлгерә икән.

– Шуңа да карамастан, алар булдырды! Матур, төгәл чыгыш ясадылар, – ди тренерлары Лилия ханым Кириллова.

Акробатика – иң авыр спорт төрләренең берсе санала. Күп көч, тырышлык, максатчанлык сорый ул.

Чемпион егетләрнең иң кечкенәсе – Сәмир Нигмәтҗанов акробатика белән 5 яшьтән шөгыльләнә икән. Чаллының 32нче мәктәбендә уку алдынгысы да әле ул. Өйдә әнисенә дә булыша – үзе кибеттән кирәк-яраклар алып кайтып, тәмле итеп ашарга да пешереп куя. Һәм үзләре шөгыльләнгән «Олимпийский» спорт мәктәбендә йөзүгә дә йөри.

Сүз уңаеннан!

Акробатика – грек теленнән кергән сүз, «аяк очында йөрүче» дигәнне аңлата ул. Һәм бик борынгы спорт төре – Борынгы Мисырда безнең эрага кадәр 2300 елларда ук билгеле булган.

Спорт белән дус булыйк! Дөньяда нинди генә спорт төрләре юк!

Бу хакта тулырак: http://chelny-rt.ru/news/hatlar-ukyiganda/sport-beln-dus-bulyyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев