Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Бер өйдән – тугыз бала

Руслан, Алинә, Индира, Лилия, Рияна, Максим, Артем, Альфред, Арслан – бер Сабитовлар гаиләсеннән генә 1нче сентябрьдә 9 бала мәктәпкә китте.

Ишек төбендә 9 аяк киеме дигән сүз инде бу (алмаш аяк киемен дә санасак – 18 була икән әле!), тугыз сумка... Ә китап, дәфтәрләр, карандаш, ручкаларның, мөгаен, чутына чыгарлык түгелдер.

 

 

Сабитовларга кунакка килергә без - «Көмеш кыңгыраулар» дөресен әйткәндә, инде күптәннән хыяллана идек. Хикмәт, гаиләнең зурлыгында да,  үзенчәлекле булуында (балалар тәрбиягә алынган) гына да түгел. Безнең белән иң актив элемтә тотучылар да алар чөнки. Сайтта, газетада үткәргән бер генә бәйгедә дә катнашмый калганнары юк. «Тукай шаккатыр иде» бәйгесенә әзерләнгән видеофильмнары һаман күз алдында тора – сюжетны бәйге шартларына туры килерлек итеп (Тукай бүгенге көнгә әйләнеп кайткан һәм үзгәрешләргә шаккаткан, имештер) уйлап табарга һәм оста итеп, килештереп сәхнәләштерергә  кирәк бит! «Җәйгә – лайк» фотобәйгесендә иң шәп фотолар тагын алардан килде. Кыскасы, безгә ахыр чиктә иң иҗади, актив балаларны бер түбә астына махсус җыйганнар кебек тоела башлады. Чынбарлыкта бу, билгеле, алай түгел инде. Хикмәт «режиссер»да. Әниләре Венера ханым Сабитова – киң күңелле әни генә түгел, бик тә оста оештыручы да бит аларның.

Сабитовлар гел башкача яши

 

Сабитовлар яшәгән йортны без шундук таныдык. Чөнки гадәти түгел ул: аллы-гөлле чәчкәләр, әкият геройлары – «аккошлар», «ләкләкләр», «бөркетләр», «гномнар» белән бизәлгән. Без сокланып торган арада хуҗалар да килеп чыкты –  кунакларны бергәләп каршы алу, бергәләп озату аларда инде традициягә кергән икән.

Традиция дигәннән

Традицияләр күүп аларда! Өй ишегенә дога язып элгәннәр – укып керәсе, урамга чыкканда шулай ук «бисмиллаңны» әйтеп чыгасы. Балалар Аллаһның барлыгын белеп үсәргә тиеш!  Татарстанның төрле районнарыннан, төрле гаиләләрдән җыелган һәм кечкенәдән ятимлек ачысы татыган малайларны-кызларны тәртипле, яхшы күңелле һәм үзара дус, тату да булырлык итеп дин ярдәменнән башка гына ничек тәрбиялисең инде? Алар барысы да догалар белә. Ялындырып та тормыйлар үзләре – әнә Казан кызы, чая Лилиябез шундук кычкырып укып та бирде.

Игелек акцияләре

Һәртөрле игелек акцияләре – шулай ук традиция. Чәчү, урып-җыю чорларында, мисал өчен, басу-кырларга чыгып, игенчеләргә концерт-тамаша күрсәтеп кайталар икән. (Ә концерт бирерлекләре бар – Рияна әнә биергә дә, җырларга да ярата.)

Күптән түгел Чечняда хезмәт итеп кайткан сугыш ветераннары белән очрашканнар – ветераннар янына буш кул белән түгел, бүләкләр әзерләп барганнар. Әфган ветераннары белән очрашу да планга кертелгән. Хәтта яңа өй салып кергән күрше апаларын да барысы бергәләп котлап чыкканнар. Бүләкне алырга түгел, бирергә, кешеләрне сөендерергә ярату – дөрес тәрбия нәтиҗәсе инде ул!

Балачак истә калырга тиеш

Кызык яшәргә омтылу үзе үк традициядер. Быел җәй күрше Алма-Ата авылындагы бер буш нигезгә эзтабар булып барганнар. Тимер эзләүче җайланмалар белән инде, килештереп! Балаларга ошаган! Үзенә күрә бер кызыклы дәрес итеп оештырылган бу сәфәр дә.

 

Һәр нәрсәнең  үз тарихы бар, дип аңлаткан Венера ханым балаларга, – күз алдына китерегез әле, менә шушы тимер кисәген кемдер кайчандыр эш коралы итеп файдаланган бит.

...Җәйне озату, кышны каршы алу, язның беренче көнен билгеләп үтү. Кыскасы, күңелле яшәр өчен сәбәпләр җитәрлек. Иң җитди сәбәп исә шул – балачак матур булып истә калырга тиеш! Венера ханым үзе яшьли әти-әнисез калып, ятим үскән кеше буларак моны яхшы белә. Югыйсә  үзләре өч бала тәрбияләп үстергәннән соң ( 4 оныклары да бар әле!) тагын ун ятимне тәрбиягә алыр идемени Сабитовлар?

Күңелле яшәү дигәннән – актив тормыш яшүсмергә ачылырга да ярдәм итә бит әле ул. Биредә, мәсәлән, малайларның-кызларның күбесе инде конкрет хыял-планнар белән яши. Без килүгә тәмле итеп бәлеш пешергән Алинә повар-кондитер булырга җыена. Физкультура яраткан, чаңгы, шахмат ярышларында алдынгы урыннар яулаган Руслан  фитнес буенча тренер. Риянаның  киләчәктә җырчы булырга исәбе бар. Булдырыр да ул! Сөйләме, үз-үзен тотышы – барысы да артистларча бит! Индира – тәрбияче. Максим әтиләре Алмас белән мастерскойда эшләргә ярата (әтиләре машиналар ремонтлау белән шөгыльләнә), икесе бергә кыш көне кар өстеннән йөри торган «снегоход», иске матайдан квадроцикл ясаганнар. Бу иҗат җимешләре белән Максим яшь уйлап табучылар бәйгесендә катнашырга да өлгергән.  Хәер, малайлар барысы да (Руслан, Артем, Альфред) әтиләре янында кайнашырга яраталар. Һәм балалар барысы да әтиләре өчен өзелеп торалар.

Руслан, иң олы бала буларак, әниләренә дә зур ярдәмче, балаларның укуларын, тәртипләрен контрольдә тотучы. Дәрес әзерләүнең дә үз тәртибе бар бу гаиләдә – өлкәнрәкләр кечкенәләргә  булышырга тиеш. Руслан әнә 9дан соң китмәкче булса да кире уйлаган.

– Сиңа авыр булачак инде, әни, шуңа күрә 10-11гә калам, дигәнен ишеткәч, сөенечемнән еладым, – дип сөйли Венера ханым. 

Иң мөһимен әйтик әле – балаларның  бәйгеләрдә җиңеп алган дипломнары стена тулы. Бу да кызык яшәргә стимул бит!

Йомгаклау

Сабитовлар безне барысы бергә озатып калдылар. Капка төбенә тезелешеп басып... Күңелдә тагын да рәхәтлек тойгысы уятып... 

Беләсезме, алар башкача яшидер кебек тоелды миңа. Безгә караганда дөресрәк, кызыграк, мәгънәлерәк итеп... Шулай бит?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин инде!