Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Алар күп шул, күмәк шул!

Газетабызның яңа 15нче саны дөнья күрде. Әйдәгез, бу санга кыскача күзәтү белән танышыйк.

Дистанцион уку: ошый да, ошамый да...

Дистанцион уку... Белем алуның шундый үзенчәлекле төре белән дә танышырга туры килде безгә. Кайсыбызда нинди фикерләр уятты икән читтән торып уку? Әйдәгез, шул турыда сөйләшәбез.

“Ничек булса да, укучыларга укытучылар белән чагыштырганда җиңелрәк әле. Укытучыларны кызганам мин...”.

“Уңай яклары да бар. Дәресләрне үзеңә җайлы вакытта эшләп була...”

“Аннары, йөргән таш шомара, диләр бит. Кеше өйдә генә торса мүкләнә башлый...”

Укучыларыбызның дистанцион укуга карашлары белән 2нче биттән укып таныша аласыз.

Шулай ук биредә Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары, Чаллы шәһәренең 41нче мәктәп укучысы Язилә Галиуллина, Актаныш районы Пучы мәктәбе укучысы Эльвина Закированың кызыклы язмалары да урын алган.


“Тукай абый һәйкәленә сәлам бирәм ерактан...”

Зур дөньяга Тукай карый,

Күтәреп горур башын.

Укыдык аның янында

«Шүрәле», «Кисекбаш»ын.

 

Бүген олылап шагыйрьне,

Килә халкым һәйкәлгә.

Остазына гөлләр куеп,

Рәхмәт сүзе әйтергә.

Әлеге сәхифәбез укучыларның олуг шагыйрьгә багышланган шигырьләрен үз эченә ала.


Юк, ни генә әйтсәң дә, бертуган Гатиннарга – Фәридә, Нурихан һәм Сәйдәгә бу озын көннәрне өйдә уздыру бераз җиңелрәктер ул. Ник дигәндә, алар өчәү бит! Уйнарга иптәш юк, дип аптырап тора торган түгел бу өйдә. Мәш килеп бергә уйныйлар да, бииләр дә, җырлыйлар да алар. Журналист һәм алып баручы Айсылу Лерон гаиләсендә кем нәрсә белән мәшгуль икәнен белергә теләсәгез, “Алар күп шул, күмәк шул!” дигән язмабыз шул турыда.


“Юаныч” - нәниләр өчен сәхифә.

Ничек кызык!

● Песи кешеләр белән сөйләшкәндә генә мияулый.

● Ташбака – иң озак яшәүче җәнлек. Ул йөзгә кадәр яши.

● Ат фотодан үзен таный.

● Куян башын бормыйча да артта ни булганын күрә.

● Сыер баскычтан менә белә. Ә төшә белми.

● Эткә шоколад ашатырга ярамый.

● Тычкан уйнаганда безнең кебек көлә белә.


“– Көш, көш, рәхмәт төшкерләре! Кай арада кереп, тавыкларымның җимен ашап яталар бит! Алланың рәхмәтләре яугыры! Әлфис улым! Ишетәсеңме... тагын җилкапканы ачык калдырып киткәнсең бит, балам. Күрше казлары урамга чыкканыңны гына көтеп торалар инде – хәйран әшнәләшеп беттегез, – диеп, әби бер оя казларны урамга чыгарды...” Әлфиснең Эзоп телендә сөйләшүче әбисен тыңламыйча, ничек итеп оятка калганын беләсегез килсә, Зимфира Исламованың “Хикмәтле сүзләр” хикәясен укыгыз, дуслар.

Шул ук биттә Лилия Фәттахованың “Дуслар” хикәясе дә урын алган. Тиктормас яңгыр тамчысы Тыпырдык турында ул.


“Без – тынычлык чоры балалары” бәйгесе дәвам итә. Эшләрне кабул итә торабыз, сезне дә таныштыра торабыз.

“Бүләкләү кәгазендә:«Рәхимов үзен кыю, тапкыр һәм батыр артиллерияче, курку белмәс сугышчы итеп танытты»,– дип язылган була”. Балаларның батыр бабалары белән горурланып язган язмаларын уку сезгә дә рәхәт булыр дип уйлыйбыз.


Ә сез белә идегезме?

Барлык кошлар да диярлек тумыштан ук «җырлый» белә икән. Ләкин үз төрләренә хас барлык «нота»ларны үзләштерү өчен аларга 300 көнләп вакыт кирәк. Алар киләсе язга гына сайрарга өйрәнеп бетәләр!

Әти-әниләреңнең: «Бу җәйдә бигрәк үсеп киттең син!» дигәннәрен ишеткәнең бармы? Чынлап та, яз-җәй айларында балалар өч тапкыр тизрәк үсә икән! Язның хикмәтләре күп икән ул! Әле болар гына түгел...

Ялганчы малайның элеккедән дә ныграк ялганлый башлавы турында әкиятне дә укый аласыз бу битебездән, без яшәгән Җир шары турында кызыклы мәгълүмат та беләчәксез!

Газетага онлайн язылу►https://podpiska.pochta.ru/press/П2370

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев