Көмеш кыңгырау

Гомерем җырда калсын

8 декабрь көнне Менделеевcкий районы Бәзәкә авылы мәдәният йортында танылган шагыйрь, «Яшәү мәгънәсе», «Язлардан алалмыйм күземне», «Син мине белмисең» исемле шигъри җыентыклар һәм бик күп популяр җырлар авторы, күп кырлы талант иясе, Бәзәкә авылының «Почетлы гражданины» Марсель Гыймазетдиновның тууына 75 ел тулу уңаеннан «Гомерем җырда калсын» дип исемләнгән искә алу кичәсе узды.

Туган ягына тугры хезмәт иткән, иген үстергән, балаларга белем һәм тәрбия биргән, халкына үлмәс җырларын калдырып, арабыздан бик иртә киткән талантлы каләм иясен искә алырга бик күп кунаклар килгән иде.

Тамаша залына Менделеевский районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Нәгыйм улы Сәфәргалин, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Исхакый, А. Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты, танылган шагыйрь һәм прозаик Факил Сафин, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган укытучысы Әнвәр Шәрипов, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бик күп җырлар авторы, шагыйрь Мирһади Разов, баш мөхәррир урынбасары Илшат Солтанов, Казаннан танылган галимә, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге премиясе лауреаты, «Бәзәкәм, туган бишегем» китабы авторы Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова, Марсель Гыймазетдиновның улы Марат, Алабугадан үзешчән композитор Владимир Мироваев һәм аның гаиләсе, тирә як авыллардан килгән кунаклар, әдипнең туганнары, авылдашлары җыелган иде. Бәйрәм шагыйрьнең шигырьләре, балалар ансамбльләренең чыгышлары, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды.

Шагыйрьне зурлап искә алырга килгән әдип Факил Сафин үзенең чыгышын залдагы кунакларны, бәзәкәлеләрне сәламләүдән башлады.

–Марсель абый безнең Чаллы Язучылар бүлеге белән бик тыгыз элемтәдә торды. Һәм ул иң беренче чиратта, безнең күңелгә, Чаллыда яшәүче композитор Илгиз Закировның язган җырлар аша кереп оялады. Һәм бу җырлар дистә еллар, вакыт сынауларын үтеп, бүгенге көнгә кадәр халыкның күңелендә, радиода, телевидениеда һәрвакыт яңгырап тора. Димәк, дөньяда Марсель Гыймазетдинов дигән гаҗәеп ихлас, зур шагыйрь яшәгәнлеген искәртеп тора.

Без язучылар аны һәрвакыт үзебезнең арада итеп тоябыз. Һәм мин ышанам, Марсель абыйның иҗаты, әсәрләре халык күңелендә мәңге сакланыр. Бәзәкә халкының зал тулып утыруы да моның бер мисалы, – дип, Факил Сафин әлеге кичәнең истәлеге итеп, алып килгән китапларын Бәзәкә авыл китапханәсенә бүләк итеп тапшырды.

Әнвәр Шәрипов Алабугада үзе оештырган «Чулман» әдәби түгәрәгенең 1978- 1986 еллар хакындагы эшчәнлеге, Марсель Гыймазетдиновның түгәрәккә беренче иҗат җимешләрен алып килүе хакында сөйләп үтте. «Чулман» әдәби түгәрәге әдәби берләшмәгә әйләнгәннән соң, Әнвәр Шәрипов аның җитәкчесе була. Шул

елларда ул Марсель Гыймазетдиновның иҗаты белән ныклап таныша. Һәм галим әдәбият белгече буларак шагыйрь иҗатын күзәтүләре хакында да тәфсилләп сөйләде.

Шагыйрь Мирһади Разов та Марсель Гыймазетдиновны кояш төсле якты йөзле, якты кеше булып күңеленә кереп калганлыгы, иҗат юлында үзенә киңәш бирүе, аның җырларының йөрәккә үтеп керә торган җырлар булуы хакында ассызыклап, дулкынланып искә алып сөйләде.

– Ул – милләтебезнең асыл улы. Исемен мәңгеләштерү буенча да эш алып барыгыз, урамнарга аның исемен бирегез! – дип, үзенең изге теләкләрен җиткерде.

Ә Менделеев районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Нәгыйм улы Сәфәргалин Бәзәкә авылында туып үскән, гомерен матур бер җыр итеп яшәп киткән якташ шагыйрьне зурлап искә алу алдыннан район башлыгы В.С.Чершинцевның сәламнәрен җиткерде һәм бәйрәмне оештыручыларга, килгән кунакларга, бәйрәмдә катнашучыларга, авыл халкына зур рәхмәтләрен җиткерде.

– Һәр район халкының үз җәүһәрләре бар. Безнең районда туган, халык күңелендә яшәвен дәвам итүче Егор Уткин, Вафирә Гыйзәтуллинабыз бар. Һәм зур урын алып тора безнең Марсель абый. Марсель Гыймазетдинов районыбызга бик күп хезмәт куйган кеше. Шигырьләре аша гына түгел, үз куллары белән, үзенең уңганлыгы белән, нинди генә эшкә тотынмасын, ул аны җиренә җиткереп башкарган. Бүген Марсель абыйны искә алып, туган ягында шушындый бәйрәм оештыручыларга, туганнарына, килгән кунакларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Марсель Гыймазетдиновны онытмыйк, әле аның исемен урамнар гына түгел, шәһәрләр дә йөртер.

Бәзәкә авыл башлыгы Ильмир Кәшәфетдинов үзе дә кечкенәдән шагыйрьнең шигырьләрен ятлап үскән егет. Ул да үз чиратында искә алу тантанасына килгән кунакларга, авыл җирлеге исеменнән халыкка рәхмәтләрен җиткерде. «Тарихы булган авылның киләчәге дә бар», – дип, авылның әле гөрләп яшәячәгенә ышанычын белдерде. Һәм чарада катнашучыларга Рәхмәт хатларын тапшырып үтте.

Кичәдә катнашучылар Марсель Гыймазетдиновның үзе һәм иҗаты турында төшерелгән видеоязмаларны карадылар, шагыйрь белән бәйле истәлекләрен сөйләделәр, җырларын тыңладылар, үзләре дә кушылып җырладылар. Үзешчән артистларның, сәнгать осталарының, Тәкәш авылыннан килгән «Гөлләрем» ансамбле, балалар бию ансамбле башкаруында «Аккошлар биюе»н, «Шаян» бию ансамбленең чыгышларын карап хозурландылар.

Гомере җырларында дәвам иткән шагыйрь кичәсе аның сүзләренә язылган «Яшәргә дә әле яшәргә» җырын зал тулы халыкның аягүрә басып башкаруы белән тәмамланды. Без Менделеев район халкының якташларын ничек зурлап искә алуларын күреп сөенеп, илһамланып кайттык. Әле әдәбият, шигърият, җыр кадерен белүчеләр барда, милләтебез дә, әдәбиятыбыз да, телебез дә яшәячәк дигән ышанычыбыз да артты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: