Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Такталачыкта шигърият бәйрәме

Актаныш   районы Такталачык авылы татар дөньясына бик күп күренекле шәхесләр биргән. Шулар арасында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Халык шагыйре, Почёт билгесе ордены иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гамил Афзал да бар.

Актаныш   районы Такталачык авылы татар дөньясына бик күп күренекле шәхесләр биргән. Шулар арасында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Халык шагыйре, Почёт билгесе ордены иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гамил Афзал; Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, сәнгать белеме докторы Мөхәммәтгали Арсланов; Татарстанның атказанган артисты, режиссёр, тәрҗемәче, театр эшен оештыручы Мөхтәр Мутин; КДУның, Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире, архиограф, библиограф Альберт Фәтхиев; шагыйрь, тәрҗемәче, Татарстан китап нәшриятының баш редакторы, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге әдәби премия лауреаты Ленар Шәех; шагыйрә, Бэлла исемендәге Халыкара премия лауреаты Лилия Гыйбадуллиналар безнең горурлыгыбыз. 18 декабрь көнне Такталачык авылы мәдәният йортында Гамил Афзал премиясен тапшыру тантанасы узды.

Әдипнең якты истәлеген мәңгеләштерү, иҗатын тирәнтен өйрәнү, яшь буынны әдәбият-сәнгатькә тарту, иҗади сәләтләрен оештыру максатыннан безнең Актанышыбызда ел саен зур чаралар уздырылып килә. Язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар оештырыла. Әдәбият-сәнгать турында җанлы әңгәмәләр корганнан соң, яшьләр күңелендә иҗади очкын кабына. 2010 елда районда үткәрелә башлаган Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивалендә кулына кыенсынып кына каләм алган балалар, кыюланып иҗат юлына кереп китәләр. Әдәбият дөньясына Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина кебек талантлы шагыйрьләребез килүен дәвам итә.

2011 елда районыбызда Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә Гамил Афзал исемендәге әдәби премия булдырылды. Әлеге премия ел саен юмор һәм сатира өлкәсендә иң үткен һәм яхшы дип табылган матур әдәбият әсәре авторына тапшырыла. Иң беренче премия лауреаты, Халык язучысы, драмматургТуфан ага Миңнуллин булды. Мәртәбәле бүләк татарның затлы шәхесенә«Минһаҗ маҗаралы» исемле әсәре өчен бирелде. Төрле елларда бу бүләккә Фәнзаман Баттал, Марат Әмирханов, Әмирҗан Моталлапов, Камил Кәримов, Ләбиб Лерон, Данил Салихов лаек булды.

Гамил Афзалның туган авылында узган тантанада катнашу өчен, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, танылган драматург Данил Салихов җитәкчелегендә Казаннан һәм Чаллыдан бер төркем әдипләр килгән иде. Бәйрәм чарасында дәрәҗәле кунаклар, шагыйрьләр, язучылар белән бергә Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да катнаштылар.

Сигезенче мәртәбә тапшырылучы әдәби бүләккә быел язучы, журналист Дамир Гыйсметдин (Дамир Минсәгыйр улы Гыйсметдинов) лаек булды. Дамир Минсәгыйр улы әлеге премияне Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов кулыннан кабул итеп алды.

Гамил Афзал премиясе тантанада катнашучы мәктәп укучылары сәнгатьле итеп якташ шагыйребезнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Татарстанның Атказанган артисты Нур Хөсәенов башкаруында сатирик шигырьләре, Актаныш сәнгать осталары башкарган җырларяңгырады.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үзенең чыгышында:

 – Бу җир безгә бик күп даһи кешеләрне биргән. Такталачык авыл исеме, шушында яшәгән, иген иккән, авыл хезмәте белән дөнья көткән кешеләре белән данлыклы. Такталачыкта шушындый матур мәдәният йорты төзелү безнең өчен дә куанычлы. Без бирегә килгән, Казанда яшәүче  язучыларыбыз исеменнән сезне чын күңелдән котлыйбыз. Чыннан да бу изге йорт булсын. Монда Гамил Афзалның шигырьләре яңгырасын , яңа шагыйрьләр үсеп чыксын, аларның шигъри авазлары монда гына түгел, илебез буенча таралсын. Бу сәхнәдә театр әсәрләре дә куелыр, спектакльләр уйналыр, – дигән ышанычын белдерде һәм үзенең пьессалар китабын, мәктәп китапханәсенә «Чукрак» романын бүләк итеп тапшырды һәм сүзен дәвам итеп быелгы лауреатны сәхнә түренә чакырды.

 – Безнең арабызда Дамир Гыйсметдинов утыра. Хәзер аны сәхнәгә чакырабыз. Ул – безнең быелгы лауреатыбыз. Быел аның иҗаты Гамил Афзал премиясенә лаек дип табылды. Ул – юмор-сатира әсәрләре тупланган «Өметсез шайтан»; «Әйтсәм әйтим»; «Атта да, тәрттәдә дә...» дип исемләнгән өч китап авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Д.Гыйсметдин — 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.Без аны котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез.

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева район җитәкчелеге һәм район халкы исеменнән лауреатны бүләкләнүе белән котлады. Аңа сәламәтлек һәм иҗат уңышлары теләп, бүләкне тапшырды.

Гомер юлын сынауларга бирешмичә үткән Гамил Афзал халкына үзеннән соң бай иҗат мирасы калдырып китә. Шагыйрьнең туган якка, туган авылына багышланган наз һәм моң тулы шигырьләре, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлары безне гүя кабаттан Халык шагыйре Гамил Афзал белән очраштырды.

Гамил Афзал сүзләренә якташыбыз Рәис Нәгыймов көен иҗат иткән «Авыл җыры»н Актанышыбызның моңлы сандугачы Лилия Хөсәенова башкарган чакта, һәрберебезнең күңеле айкалып-чайпалып алды сыман. Бу әдипләребезнең чыгышларында да сизелде. Сәхнәгә менгән һәр шагыйрь күңеленнән тамган сүз, туган якка, аның затлы шәхесләренә, газиз туфрагына, хезмәт сөйгән якташларына рәхмәт хисләре белән төрелгән иде.

Магнитогорск якларыннан, аның эзләре сакланган төбәктән Гамил Афзалның дүртенче буын туганнары - Магниторгорский төбәгендәге «Ак калфак» оешмасы җитәкчесенең урынбасары Нурия апа, аның улы Рафаил Наил улы Мөхәммәтшиннар, китапханәче Зөһрә апа Гобәйдуллина да әлеге тантанага кунак булып кайтканнар.

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин республикабызда чыгып килә торган бердәнбер балалар газетасы «Көмеш кыңгырау» исеменнән дә чыгыш ясады:

 – Гамил Афзал барыбызга да иҗаты буларак та, гражданин буларак та, милләтпәрвәр буларак та, кыю йөрәкле батыр шәхес буларак та үрнәк. Без аннан үрнәк алабыз һәм инде киләчәктә дә шундый әдипләребез тусын, шундый әдипләребез барлыкка килсен, халыкка хезмәт итсен өчен үзебездән өлеш кертергә тырышабыз. Мин балалар газетасы «Көмеш кыңгырау»да эшләүче буларак әйтәм. Актаныш районында шушы 20-25 ел эчендә барлыкка килгән, дөньяга таралган әдипләр, сәнгать кешеләре барысы да «Көмеш кыңгырау» газетасын укып үскәннәр. Киләчәктә дә, мин ышанам, Актаныш белән безнең элемтәләр өзелмәс. Без инде үз чиратыбызда республика балалар газетасы яңа буын шәхесләрен үстерүдә үзебездән өлеш кертербез. Бергәләшеп яшик, татар булып калыйк, – дип киләчәктә дә, милләтебезнең, әдәбиятыбызның яшәчәгенә ышаныч белдерде.

Такталачык сәхнәсендә чыгыш ясаган, Гамил Афзалны күреп яисә иҗаты аша гына таныш булган һәр шагыйрьнең чыгышында Гамил Афзал, туган як, туган туфрак, аның шәхесләре белән горурланып яшәү, иҗат итәргә көч һәм илһам биргәннәре өчен рәхмәтле булулары чагылды.

Җыр-моң белән үрелеп барган шигърият кичәсеннән илһам алып, киләчәккә булган ышанычыбызны ныгытып, туган ягыбызга, иҗатны барлап, зурлап яшәүче район җитәкчелегенә, халкыбызга рәхмәтле булып саубуллаштык. Кабаттан әйләнеп кайтыр өчен юлга кузгалганда безне аклыкка, сафлыкка төренгән каеннар кул болгап озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев