Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Булдыра алмаслык эшләр кушмагыз

Балага булган йөкләмәләрнең  нормада булуын тикшерү  авыр түгел. Әгәр ул түгәрәкләргә яратып  йөри һәм канәгать кайта, йөзендә елмаю сүнми икән, димәк,  сез  дөрес юлда. Начар йоклый, ашамый, көйсезләнә,  бәйләнчеккә әйләнә икән, бу очракта инде уйланырга кирәк.

Балага булган йөкләмәләрнең  нормада булуын тикшерү  авыр түгел. Әгәр ул түгәрәкләргә яратып  йөри һәм канәгать кайта, йөзендә елмаю сүнми икән, димәк,  сез  дөрес юлда. Начар йоклый, ашамый, көйсезләнә,  бәйләнчеккә әйләнә икән, бу очракта инде уйланырга кирәк. Бала үзенең психологик киеренкелеген,  канәгать булмавын шул рәвешле  күрсәтә. Вакытында бу халәтне  сизеп,  чарасын күрмәсәң, сабый  күңел  төшенкелегенә бирелергә мөмкин,  монысы инде  куркынычрак. Балагызны нинди генә бөек кеше итәсегез килсә дә, аңа булдыра алмаслык  эшләр  кушмагыз.

Депрессиягә артык йөкләмәләр генә  түгел,  киресенчә, эшсезлек тә  сәбәп булырга мөмкин. Бүген бу төр депрессия киң  таралган. Кайбер  балалар бик энергияле, хәрәкәтчән. Аларның  энергиясен,  һичшиксез,  файдалы юнәлешкә борып  җибәрергә кирәк. Чөнки үз-үзләреннән  канәгать булмау, күңелендәгесен берничек тә чыгара алмау баланың көйсезләнүенә  китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев