Көмеш кыңгырау

Җәйге каникулда билетларга ташлама булачак

Россиядә эчке туризмны үстерү максатында быел җәй балаларга тимер юл билетларына ташламалар карала. "Россия тимер юллары" холдингы 1 июньнән 31 августка кадәр 10-17 яшьлек пассажирларга Россия эчендәге маршрутларга билетларны 50 процентлы ташлама белән тәкъдим итәчәк. Бу ташламалар купедагы урыннарга һәм тизлекле, югары тизлекле поездларга кагылмый. 5-10 яшьлек балаларга исә ел...

Россиядә эчке туризмны үстерү максатында быел җәй балаларга тимер юл билетларына ташламалар карала.
"Россия тимер юллары" холдингы 1 июньнән 31 августка кадәр 10-17 яшьлек пассажирларга Россия эчендәге маршрутларга билетларны 50 процентлы ташлама белән тәкъдим итәчәк. Бу ташламалар купедагы урыннарга һәм тизлекле, югары тизлекле поездларга кагылмый.
5-10 яшьлек балаларга исә ел әйләнәсендә 65 процентлы ташламалар каралган, ә 5 яшькәчә булган сабыйлар бушлай йөриячәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: