Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Татар малае, Татар кызы-2018»

Балалар бакчасына йөрүче нәниләр арасында «Татар малае, Татар кызы» бәйгесен уздыру матур гадәткә әйләнде.

Бу чарада катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны елдан-ел арта. Быел Чаллыда 121 кыз һәм малай көч сынашты. Аларның унысына гына бәйгенең йомгак өлешендә катнашырга насыйп булды. Балаларның чыгышлары быел тагын да үзенчәлеклерәк, кызыклырак иде.

Финалга чыккан һәр бала җиңүче, һәрберсе - энҗе бөртегедәй. Аларның чыгышына тәрбиячеләренең, әти-әниләренең зур тырышлыгы салынган. Быелгы бәйрәмгә ун ел дәвамында «Татар малае, Татар кызы» исеменә лаек булган балалар чакырылган иде. Алар инде бик зур булганнар, мәктәптә дә бик актив, тырыш балалар икән.

(Фотода бәйгенең быелгы җиңүчеләре: Чаллының 1нче «Шатлык» балалар бакчасына йөрүче Азат Ихсанов һәм 49нчы балалар бакчасының йолдызы Әдилә Гатина)

 

Быелгы бәйгенең темасы «Туган телем - иркә гөлем» дип аталды. Чара «Авыл бәйрәме» кебек оештырылган иде. Имеш, бер авылга иң оста балалар һәм кызлар җыелган икән. Алар төрле татар уеннары, күмәк биюләр-җырлар башкарып күңел ачтылар.

 

Финалда биш малай һәм биш кыз чыгыш ясады. Аларның һәрберсенең чыгышы үзенчәлекле, игътибарны җәлеп итә торган булды. 69нчы бакчага йөрүче Самир Салихов бик матур җырлый икән. Аның башкаруындагы «Кояшлы ил» җырын зал кушылып җырлады. Ришат Петровның чыгышы да игътибар үзәгендә булды. Ришат 3нче балалар бакчасына йөри.

Сәхнәгә блогер Кирам Садриев чыккач залда бер генә елмаймаган кеше калмагандыр, бигрәк оста уйный инде бу малай. Кирам безгә бик талантлы кыз - Камилә Гибадуллина турында сөйләде. Камиләдән интервью да алды. Бу артистлар 94нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр. Бәйгенең осталыклар күрсәтү өлешендә Камилә сәхнәгә Сөембикә образында чыкты. Аның һәр сүзе йөрәккә үтеп керерлек иде. Нәни кызның шулай җитди һәм сәнгатьле итеп сөйли алуы дулкынландырды.

Тагын бер үзенчәлекле чыгыш Эльза Насертдинованыкы иде. Ул ком анимациясе ярдәмендә «Күңелем бизәкләре» дигән темага рәсемнәр ясады. Эльза 93нче балалар бакчасына йөри. 49нчы бакчадан Әдилә Гатина «Гөлләрем» дигән үзенчәлекле бию тәкъдим итте. 118нче бакчага йөрүче Кәрим Насифуллин «Уйна, гармун, уйна!» дигән җыр башкарды. 51нче бакчадан Сәмирә Ямалтдинова да оста җырчы һәм биюче икән. 1нче бакчадан Азат Ихсанов «Татар егетләре» җырын җырлаганда, зал җанланып китте. 26нчы бакчага йөрүче Гөлия Гыйлемханова да сәхнә уртасында йолдыз булып балкыды. Бирегә килгән һәр бала җиңүче булды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев