Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татар кызлары алдынгы

«Этюд» спорт мәктәбендә февраль-март айларында шахмат буенча шәһәр чемпионаты булды. Мондый ярышлар катнаш формада уза, ягъни хатын-кызлар һәм ир-атлар үзара да көч сынашалар. Җыйган очколарга карап призлы урыннар гомуми турнирда җиңгән өчен ир-атларга һәм хатын-кызларга аерым бирелә. Гомуми турнирда, гадәттә, беренче урынны ирләр ала иде. Башка еллардан аермалы буларак, быел...

«Этюд» спорт мәктәбендә февраль-март айларында шахмат буенча шәһәр чемпионаты булды. Мондый ярышлар катнаш формада уза, ягъни хатын-кызлар һәм ир-атлар үзара да көч сынашалар. Җыйган очколарга карап призлы урыннар гомуми турнирда җиңгән өчен ир-атларга һәм хатын-кызларга аерым бирелә.

Гомуми турнирда, гадәттә, беренче урынны ирләр ала иде. Башка еллардан аермалы буларак, быел 16 яшьлек Зәринә Шәфыйгуллина хатын-кызлар арасында да һәм гомуми турнирда да беренче урынны яулады. Җиде уенга ул 6 очко җыйды.

Мәктәпкәчә балалар арасында узган шахмат ярышларында да татар кызлары яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Әйтик, март-апрель айларында узган турнирда Илдинә Әхмәдишина 7 мөмкинлектән 6 очко җыйды. Һәм гомуми турнирда икенче урын алды, ә кызлар арасында беренчелекне яулады. Кызлар арасында икенче урынга - Самира Сәрвәрова, өченчегә - Алия Яхина чыкты.

Киләсе уку елыннан 2нче татар гимназиясенең 1нче сыйныфында укыячак Илдинә Әхмәдишина быел шахмат буенча бәйгеләрдә катнашып 4 медаль алды: өч беренче урын, бер икенче. Алты яшьтә генә булуына карамастан тренерлар штабы аны март аенда Казанда узган Татарстан чемпионатына да алып барды. Тугыз яшьтән кечерәк кызлар арасында узган әлеге турнирда үз яшенә карата ул яхшы гына нәтиҗәгә иреште.

P.S.Шәһәребездә урнашкан «Этюд» спорт мәктәбе (телефон номеры 57-91-13) республикада иң көчлеләрдән санала. Монда балаларны шахмат уенына өйрәтергә сентябрь аеннан кабул итә башлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев