Көмеш кыңгырау

Үсемлекләр химиясе

Химия гаҗәеп кызыклы фән. Бер матдәгә икенчесен кушасың, нәтиҗәдә бөтенләй башка матдә барлыкка килә.

Тәҗрибәләр ясаганда саклык кагыйдәләре турында онытмагыз!

Тирә-якка күз салыгыз әле. Яшел яфраклар көз җитүгә алтынсу-сары төскә керә. Аларның һәрберсен дә буяп чыкканнар диярсең. Юк, беркем дә буямый, табигать шулай үзгәртә. Төсләре үзгәрә, димәк, аларның химик составларында үзгәрешләр була. Без барыбыз да: үсемлекләр дә, хайваннар да химик матдәләрдән торабыз.
Бу сүзләргә ышану өчен, кул астында булган үсемлекләр белән берничә тәҗрибә үткәрергә мөмкин. Мәсәлән, кызыл чөгендерне алыйк. Тәҗрибә өчен чөгендер пешерергә савыт, 1 стакан су һәм аз гына 9 % лы серкә кислотасы кирәк булачак.
Чөгендерне сулы савытта пешереп, суны стаканга салабыз, су суынгач, аңа аз гына серкә кислотасы өстибез. Кара кызыл төстәге су күз ачып йомганчы алсу төскә керер. Димәк, кызыл чөгендер суы химиядә без яратып куллана торган индикатор үзлеген үти. Моңа чыннан да ышану өчен, икенче үсемлек - кызыл күчәнле кәбестә кайнатмасын тикшереп карарга мөмкин. Кәбестә яфракларын кайнаткан суны суытып, аңа аз гына нашатырь спирты өстибез. Зәңгәрсу-кызыл төстәге су көтмәгәндә яшькелт төскә керер. Кызык өчен аңа серкә кислотасы өстәп кара һәм нәрсә барлыкка килүен күзәт. Башка үсемлекләр белән дә шундый ук тәҗрибә үткәрергә була. Мәсәлән, кара җиләк, кара бөрлегән, кура җиләге, карлыган кайнаткан суда да мондый үзгәрешләрне күрергә мөмкин.
Күзәтүебезне лимон һәм алма белән дәвам итик.
Лимон һәм алма. Берничә тамчы лимон согын зәңгәр индикатор кәгазенә тамызыйк. Индикатор кызара, димәк, лимон составында кислота - лимон кислотасы бар. Алма белән дә шундый ук тәҗрибә үткәрергә мөмкин. Бу очракта алма кислотасы барлыгы беленә.
Кузгалак. Сазлыклы болыннарда, су буйларында еш очраучы үсемлек. Татып карасаң, аның әче тәме сизелә. Кузгалак яфрагының согын алып зәңгәр индикатор кәгазенә тамызабыз. Индикатор тагын кызыл төскә керер. Тәҗрибәдән күренгәнчә, кузгалак составында да кислота бар.
Бәрәңге. Карап торышка гади булса да, ул күптөрле матдәләрдән тора. Бәрәңгенең аз гына өлешенә даруханәләрдә сатыла торган 5% лы йод эремәсе тамызыгыз. Нинди төс барлыкка килүен күзәтегез.
Әгәр тәҗрибәгез барып чыкса, бәрәңге зәңгәр төскә керер. Бу бәрәңге составында крахмал барлыгын раслый. Ипи составында крахмал барлыгын шундый ук тәҗрибә белән ачыкларга мөмкин.

"Кызыклы химия" китабыннан. Авторы Ф.Җ.Ямбушев, 2017.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: