Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Куып чыгар аны, әни!»

Бу дөньяда балалардан да чиста, нурлы җан ияләре юк.

Сабый җиргә саф күңелле, акны ак,караны кара дип кенә аера белүче садә кеше булып килә. Яңа туган, теле ачылмаган чагында, бәлки, балалар - серләр тулы «теге» дөнья белән бакый җир тормышын тоташтырып торучы бер җептер, кем белә. Олы кеше күзенә күренми торган гайре табигый нәрсәләрне дә алар күрә, ишетә, тоя дигән ышану яши, ләбаса халыкта. Кырык көнгә кадәр нарасыйны өйдә ялгыз калдырырга ярамый, ише ырымнар да бар. Уйлый калсаң, бу ышануларның нигезсез булмавына яшәешебездә мисаллар юк түгел.

Үземнең улларым бер-бер артлы туды. Закир туганда, абыйсына нибары ике яшь иде. Икенче баланы алып кайтыр алдыннан гына яңа фатирга күчтек. Күченү мәшәкатен башыннан кичкән кеше аңлар. Әле тау-тау төенчекләр, җиһаз, савыт-саба янында ике яшьлек тиктормас балаң да булса. Өстәвенә, үзем дә шактый түгәрәкләнеп, халык әйткәндәй, корсак борынга җиткән чак. Эссе, тынчу җәй уртасы. Кыскасы, яңа фатирга күчкәч тә, азан тавышы яңгыратып, Коръән укытып алырга өлгермәдек.

Ничек кирәк, шулай урнашып, атна-ун көн үткәч, бәби табу йортыннан зәңгәр бант уралган төргәкне алып та кайттык. Олы улымның беренче көнне үк энесе белән сугышырга маташуын, уенчыкларын яшереп бетерүен, энесенең күз-борыннарына бармаклары белән төрткәләп, суккалап «чыдамлыкка» тикшерүен сөйләп тормыйм. (Анысы турында, гомумән гаиләдә балалар арасында була торган көнләшү хисе хакында, бүтән язмамда иркенләп язармын).

Кайтуыбызга күп тә үтмәде, Ильясым ниндидер апа турында сөйли башлады. Юньләп теле ачылмаган чак әле. Закир яткан карават астына күрсәтеп, «апа, апа» дип нидер аңлатырга маташа. Шунда апа бар, апа тәти, ди. Сабый берничә мәртәбә «апа» турында телгә алгач, кичекмәстән фатирда Коръән укыттык. Шуннан соң улыбыз «апа» хакында телгә алмады, шөкер.

Бер танышымның баласы белән шундыйрак хәл булган. Инде мәктәпкә барыр яшькә җиткән кызы ялгызы гына өйдә калырга курка икән. «Безнең өйдә бер ямьсез кыз яши. Мине гел үчекли, куркыта. Куып чыгар аны, әни!», дип илерепме илереп елый икән сабый. Психологларга да, табибларга да мөрәҗәгать итеп караганнар. Файдасы тимәгәч, догалар укып өшкерүче бер бабай янына бардык, ди танышым. Янәсе, кызның күзенә җеннәр күренә, шуннан курка, икән. Догалар укып, сабыйны өшкергән. Шуннан соң гына, тынычланган бала. Ләкин, тотлыга торган булып калган.

Моңа охшаш очраклар тормышта шактый. Кем белән аралаша, кемнәрне күрә икән соң сабыйлар? Өй ияләрен, бичура, җеннәрнеме? Әллә бу - сабый күзаллавында туган фантазия генәме икән - тәгаен әйтү кыен. Иң мөһиме: балалар куркып, стресс хәлендә калмасын. Әсәр сабыегыз нәрсәдән дә булса өркә икән, моны игътибардан читтә калдырырга ярамый. Баланы тынычландыру өчен, аның белән яхшылап сөйләшү, аңлату да җитәргә мөмкин. Әмма һич кенә дә сабыйның куркуыннан көләргә, моны юк сүз итеп кабул итәргә кирәкми. Баланы шул куркуын җиңәргә мәҗбүр итү, әйтик караңгыдан курыккан сабыйны төнлә бүлмәдә берүзен йоклату һич ярамый. Психологлар киңәшенчә, мондый бала белән әти-әниең мөнәсәбәтләре бик назлы, җайлы һәм үзара ышануга корылган булырга тиеш.

Ә сезнең гаиләдә мондый «гадәттән тыш» хәлләр булганы бармы? Сабыйларның күзгә күренмәс затлар белән аралаша алуына ышанасызмы? Фикерләрегезне көтеп калабыз.

(сурәт infourok.ru сайтыннан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев