Көмеш кыңгырау

Әлфәс хәзрәт Гайфулла: «Яшьләрнең көчле буласы килә...»

Сез ничек уйлыйсыз, гаиләдә балалар белән экстремизм куркынычы турында сөйләшүләр алып барырга, аларны алдан ук кисәтеп куярга кирәкме икән?

 

Экстремизм – безнең иң сөйләшергә яратмаган тема. Әмма аннан ничек кенә читләшсәк тә, Россиядә тыелган оешмалар булуы һәм аларның беренче чиратта нәкъ менә яшьләрне-яшүсмерләрне җәлеп итәргә тырышуы турында бүген ишетми-белми калу мөмкин түгелдер. Ислам дине белән бернинди уртаклыгы булмаган мондый хәвефле агымнардан ничек сакланырга соң? Чаллы шәһәренең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла белән без шул хакта әңгәмә кордык:

– Әлфәс хәзрәт, бу, беренче чиратта, безнең әти-әниләрне борчый торган мәсьәлә инде. Сез ничек уйлыйсыз, гаиләдә балалар белән экстремизм куркынычы турында сөйләшүләр алып барырга, аларны алдан ук кисәтеп куярга кирәкме икән?

– 5-6 яшьлек, хәтта 10 яшьлек бала белән дә бу турыда сөйләшүнең мәгънәсе юк. Чөнки ул мондый җидти теманы кабул итәргә психологик яктан әзер булмый. 14-15 яшьтә сөйләшергә буладыр, әлбәттә. Әмма, иң мөһиме – баланы кечкенәдән әдәпле-әхлаклы итеп үстерү. Аллаһ кушканча яшәргә, акны карадан аерырга өйрәтү. Бала кече яшьтән дөрес тәрбия ала икән, аны инде кисәтеп торуның да кирәге юк. Ул бу юлларга барыбер керми. Ә бездә ничек: гаиләдә әдәп-әхлак тәрбиясе алып үсмәгән кеше дингә килергә һәм гаилә корып инде үзе дә балалар тәрбияли башларга мөмкин. Шуңа күрә, пәйгамбәребезнең мәгълүм хәдисе дә бар бит: «Үзегездән башлагыз» – дигән ул.

 

– Күптән түгел редакциягә бер яшүсмер баланың әнисе мөрәҗәгать итте. Улы иптәшләренә ияреп, мәчеткә йөри, намаз укый башлаган. Әни кеше (үзе дин кушканча яши башламаса да әлегә) моңа бер яктан бик шат. Әмма шул ук вакытта улының, үзе дә аңлап бетермичә, шушы тыелган агымнарга, ялгыш юлларга кереп китүеннән курка ул. Әлфәс хәзрәт, әйтегез әле, баладагы нинди үзгәреш (аерым фикерләрме, дөньяга карашмы) әти-әнине сискәндерергә тиеш?

– Баласының дөрес юлдамы, түгелме икәнен аңлар өчен, әти-әни үзе дингә килергә тиеш, дип уйлыйм мин. Югыйсә, хәзер менә ниләр генә әйтсәк дә, алар барыбер тынычланып бетмәячәк бит, алга таба да, сез әйткәнчә, бер сөенеп, бер көенеп яшәячәк. Ә үзе дә дини яктан азмы-күпме гыйлемле булса... Башта балалары дингә кереп китеп, аннан әти-әниләрен дә мәчеткә алып килгән очраклар бездә аз түгел.

– Әлфәс хәзрәт, безнең мәчет-мәдрәсәләргә бер төркем балалар инде җәлеп ителгән: кече яшьтәгеләр өчен «Хәзинә» клубы эшли, мөселман лагерьлары, Коръән уку бәйгеләре, башка күп төрле чаралар оештырыла. Әмма, шулай да, безнең җәмгыятьтә экстремизмга каршы профилактика эше җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмый кебек, миңа калса. Марат Бәшәровның «Җан белән сөйләшү» кебек сәхнәләштерелгән тамашаларын исәпкә алмаганда, бездә бу хакта, кем әйтмешли, кычкырып сөйләшү дә юк. Бу минем гаиләмә кагылмас әле, без, иншалла, читтә калырбыз әле, дип юанып йөри бирәбез. Исламның террорга түгел, тынычлыкка, үзара килешеп яшәүгә, түземлелеккә өндәүче дин булуы турында, әйтик, мәктәпләрдә яисә башка уку йортларында сөйләп булыр иде бит?

– Әлбәттә, булыр иде. Бу турыда сөйләшүләр дә алып барыла инде. Әмма дәүләтебез моңа әле әзер түгелдер, дип уйлыйм.

Яшьлек, үзегез беләсез, эзләнә торган вакыт. Көчле буласы, башкалардан аерылып торасы, ничектер күренәсе, дөньяны үзгәртәсе килә. Яшьләргә максимализм хас. Шуңа күрә, яшүсмернең шушы эзләнү чорында дөрес информация алуы бик мөһим. Бүген интернетка ышанып бетәргә ярамый. Без мәчетләрдә вәгазьләр сөйлибез, газеталар аша булдыра алган кадәр мәгълүмат бирергә тырышабыз. Озакламый ислам дине турында «Заман» дигән махсус телеканал эшли башлар, дип көтәбез. Ә бүген телевизион каналлар, кызганычка каршы, күбесенчә күңел ачуга корылган. Шәһәр телевидениесендә безнең «Кыйбла» тапшыруы чыгып килә – ул да түләүле. Халкыбызга исламны җиткерү, тәрбияви чаралар үткәрү өчен түләү сорау – бусы аңлашылып бетми. Бу, беләсезме, кечкенә генә җирдә экономия ясап, бик зур бәла алу шикелле.

– Әлфәс хәзрәт, мөмкинлектән файдаланып, без бүген балаларга, яшүсмерләргә нәрсә дип мөрәҗәгатъ итә алабыз?

– Мәчетләргә, мәдрәсәләргә килегез, дини гыйлемне белгән кешеләрдән өйрәнегез, дип. Интернеттан түгел, моның өчен чит илләргә барып йөрүнең дә хаҗәте юк. Безнең үзебездә – татар халкында дини һәм милли тәрбия бик көчле булган. Мең ел дәвамында алып барылган тәрбия бу! Дөрес, бүген югалтулар зур, тәрбияви кыйммәтләрне кире кайтару өчен вакыт кирәк булачак. (Йортны да бит бер көндә сүтеп була, бер көндә җиткереп булмый.) Әмма терроризмны ничек кенә Ислам дине белән бәйләргә тырышмасыннар, бүген дингә тартылучылар саны артканнан арта бара. Чөнки бу Аллаһ кушуы, Аның рәхмәте белән бәйле.

Әңгәмәдәш: Ризидә Гасыймова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: