Көмеш кыңгырау

Кул күтәрү

Колхоз автобусын йөртүче Рәиф үзе әти кеше. Ике улы үсеп килә. Тик атасы Наил абзый өчен ул һаман да әле эш рәтен белми, киңәш-табышсыз бер көн дә яши алмый торган бала булып кала бирә иде. Бер кичне Рәиф түзмәде: - Җитте инде, әти. Мине һаман малай-шалайга чутлыйсың. Өйрәтәсең, әрлисең. Улларым...

Колхоз автобусын йөртүче Рәиф үзе әти кеше. Ике улы үсеп килә. Тик атасы Наил абзый өчен ул һаман да әле эш рәтен белми, киңәш-табышсыз бер көн дә яши алмый торган бала булып кала бирә иде. Бер кичне Рәиф түзмәде:

- Җитте инде, әти. Мине һаман малай-шалайга чутлыйсың. Өйрәтәсең, әрлисең. Улларым алдында оят, валлаһи. Малай чактагы кебек каеш белән дә эләктерер идең… - диде.

- Һаман онытмыйсың икән! Бер тапкыр булды инде андый хәл. Акылга утыртыр өчен кайчак кул күтәрү дә кирәк ул, улым, - дип кеткелдәде Наил ага.

Иртәгәсен Наил абзый авылның икенче башында ук урнашкан фельдшерлык пунктына барып, кан басымын үлчәтеп, аптекадан кирәкле дарулар алып кайтырга булды. Авыл ол, җәяүләп ярыйсы гына титаклыйсы. Баруын барып җитте агай, ә кайтыр юлга чыккач, аякларының бөтенләй атлыйсы килми башлады. Шуңа да берәр машина-матай булмасмы дип, артына борылып караган иде, Алланың рәхмәте, Рәифнең автобусы күренде. Агай туктап, рәхәт елмаеп, машинаны көтә башлады. Менә зәңгәр автобус аның белән тигезләште һәм ...выжылдап узып та китте. Аптыраган абзый, телсез калып, бераз басып торгач, сукрана-сукрана юлын дәвам итәргә мәҗбүр булды.

Ул кызарынып-бүртенеп капкадан кайтып кергәндә, Рәифнең, әбәт ашап, янә корыч атын иярләргә маташуы иде.

- Аһ, малай актыгы! Ник туктамадың? Ник мине утыртмый үтеп киттең, ә? - дип җикеренде аңа Наил абзый.

- Кул күтәрмәдең бит, әти! Машинага утырыр өчен дә кул күтәрергә кирәк шул, - диде, тизрәк шылу ягын караган малае.

Үпкә

Кызым Гөлназ көз азагында дөньяга килде. Урамда суык, машинабыз да юк чак. Кыскасы, кыш буе әниләр янына авылга маршрут автобусына утырып кайтырга батырчылык итмәдек, балабызга салкын тидерүдән курыктык. Арада хатлар гына йөрде. Әнидән жәлләтәсе, җылы сүз ишетәсе килгәндер, и зарланып та куя идем ул хатларда. Иң еш кабатлана торган сүзтезмәләр: «Балабыз көйсез», Төнлә әллә ничә уяна», «Көндезләрен дә йокламый, ял итәргә дә, ашарга да вакыт тими» кебегрәк булгандыр.

Ниһаять, яз кояшы елмаеп, табигать уянгач, җылыткач, туган авылга кайтып килергә булдык. Юл буе автобуста елап ут биеткән кызыбыз, Алланың рәхмәте, туган йорт ишегеннән керүгә, тынычланып калды. Тик ята бишектә, әбисен күзләп. Аптыраган кыяфәтле әнием бер Гөлназга, бер егерме килога артып, тутырган тавыкка охшап калган кызына, ягъни мәсәлән, миңа карап куйды да, бишеккә иелә төшеп:

- И балкай, никләр генә шулай көйсезләнәсең соң син Чаллыда? Әниеңә йокларга да, ашарга да бирмисең. Күр, коры сөяккә калдыргансың бит үзен! - дип пырхылдап көлеп җибәрде. Аңа өйдәгеләр дә кушылды. Мин үпкәдәдем инде. Берничә минутка...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: