Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Балаларга китапны ничек сайларга?

Артык  калын китап алып, баланың  күңелен төшермәгез. Зуррак балаларга  3-5 әсәрдән  генә торган китап алу хәерле. Китапны бала  үзе  күтәреп укый алсын. Калын  китапны уку уңайсыз.

Бергәләп китап уку гаиләне берләштерә

- Нәниләргә альбом бите форматындагы   китаплар яхшы.

- Сабыйлар өчен  китапның  тышлыгы  каты  һәм нык булырга тиеш. Ул  зу «сынаулар»  узачак бит әле.

- Китапның  кәгазе  ак  төстә һәм калын булырга тиеш.

- Битләрнең  читләре артык  каты һәм кулны кисәрлек булмасын.

- Китаптагы хәрефләр бала күрерлек зурлыкта булырга тиеш. Вак  хәрефле  китап укытып, баланы интектермәгез,  күзен бозмагыз.

- Нәниләр  өчен  китаплар яртылаш  рәсемнән  тора. Китапта  алар- төп мәгълүмат  чыганагы. Рәсемнәр  исә дөрес итеп ясалган, әйләнә-тирә дөньяны дөрес чагылдырган  булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X