Көмеш кыңгырау

Кайтыйк әле үзебезгә!

Бар бер гаиләдә кыз белән малай. Алар икесе бергә уйнарга һәм ишегалдында тавыклар куып йөрергә яраталар. Алар бер-берсен күрмичә, бер сәгать тә тора алмыйлар. Малайның исеме - Самат, ә кызныкы - Асылгөл. Саматка - сигез, Асылгөлгә - җиде яшь. Әле бәләкәй булсалар да, алар барысын да аңлыйлар. Беркөнне аларның әнисе...

Бар бер гаиләдә кыз белән малай. Алар икесе бергә уйнарга һәм ишегалдында тавыклар куып йөрергә яраталар. Алар бер-берсен күрмичә, бер сәгать тә тора алмыйлар. Малайның исеме - Самат, ә кызныкы - Асылгөл. Саматка - сигез, Асылгөлгә - җиде яшь. Әле бәләкәй булсалар да, алар барысын да аңлыйлар.

Беркөнне аларның әнисе белән әтисе шәһәргә барып кайттылар. «Шәһәрдә бик матур» дип сөйләнделәр. Самат белән Асылгөл аларны кызыгып тыңладылар. Шундук: «Әни, безне дә алып барыгыз әле шәһәргә» дип ялына да башладылар. «Аз гына сабыр итегез, - диде әниләре. - Аллабирса, җәй җиткәч...»

Менә җәй дә килеп җитте. Елмаеп кояш чыга башлады, тирә-юнь яшеллеккә күмелде. Самат белән Асылгөл көндез чыгып китеп, кич булганда гына урамнан керә башладылар. Шәһәргә бару да онытылмады. Дөрес, күрше малайлары: «Анда урам тулы машиналар, кешеләр дә күп, үзең генә булсаң, сине таныш булмаган апа-абыйлар алып китәргә мөмкин», - дип куркытмакчы булдылар. Ләкин Самат белән Асылгөл апаларының аларны бер адымга да үзеннән калдырмаячагын беләләр иде.

Менә кунакка барасы көн җитте. Алар шулкадәр дулкынландылар инде! Юкка гына булмаган шул - шәһәр искиткеч матур иде. Әниләре балаларны ике атнага шәһәрдә калдырып кайтып киттеләр. Тик... өч көн торуга, Асылгөлнең өйгә кайтасы килә башлады. Самат та өйләрен сагынды. Ә апалары аларны төрле-төрле җирләргә йөртте. Зоопаркта, курчак театрында, ял паркларында булдылар. Самат күрше малайларын, дусларын юксынды. Асылгөл әти-әнисен сагынды. Кич белән йокларга ятар алдыннан, Самат беркем ишетмәслек итеп кенә сеңлесенә болай диде:

- Асылгөл, минем кайтасым килә. Монда матур җирләр күп, ләкин өйдә рәхәт.

Мондый сүзләрне ишеткәч, Асылгөлнең дә күзләре яшьләнде:

- Самат, әйдә кайтабыз, - диде ул.

Алар икенче көнне үк әтиләренә шалтыратып, өйгә кайтасылары килүен әйттеләр. Әтиләре эченнән нәрсә уйлагандыр, тыштан берни сиздермәде, икенче көнне, әйткән вакытыннан соңармыйча, көлемсерәп килеп керде. Кайткач, малай белән кыз якын дуслары белән уйнадылар, ишегалдында тавыклар куып йөрделәр һәм хуш исле чирәмгә ятып ял иттеләр.

Әйтәләр бит: «Кунакта рәхәт, ә өйдә тагын да рәхәтрәк!»

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: