Көмеш кыңгырау

Канатлы хыяллар!

«Хыялсыз кеше - канатсыз кош» - дигән борынгылар. Чыннан да, бармы икән ул хыялланмаган берәр кеше? Үзеңне белә белгәннән, сабый чактан хыял дөньясында йөзәсең. Эх... Беренче уенчык, музыкаль тартма, конструктор, футбол тубы, кул сәгате, кәрәзле телефон... Без үскән саен, хыяллар да үзгәрә, җитдиләнә. Менә болар минем үткәндәге хыялларым булса, хәзер...

«Хыялсыз кеше - канатсыз кош» - дигән борынгылар. Чыннан да, бармы икән ул хыялланмаган берәр кеше? Үзеңне белә белгәннән, сабый чактан хыял дөньясында йөзәсең. Эх... Беренче уенчык, музыкаль тартма, конструктор, футбол тубы, кул сәгате, кәрәзле телефон... Без үскән саен, хыяллар да үзгәрә, җитдиләнә. Менә болар минем үткәндәге хыялларым булса, хәзер мин «яхшы» билгеләренә генә мәктәпне тәмамлап, үз юлымны табу, чын кеше булу турында хыялланам. Чөнки бу тынгысыз, шау-шулы тормыш безнең матур хыялларны юкка чыгарырга, җимерергә мөмкин. Мәктәп бусагасыннан ук терроризм, коррупция, наркомания, СПИД, виртуаль дөнья дигән терминнар белән очрашабыз. Болар безне ирексездән уйланырга, хәтта куркырга мәҗбүр итә. Ә инде дөнья яңалыкларына күз салсаң: җир тетрәү, вулкан, цунами, шахтадагы шартлаулар, метродагы җимерелүләр, сектантлар, ә иң куркынычы - сугыш афәте, илләр арасындагы тынгысызлык, тагын әллә ниләр... Менә шундый күренешләр күңелне тырнап торганда, хыялланырга да куркырсың. Ләкин ни генә дисәң дә, кеше хыялланмаса, тормыш бигрәк караңгы, ямьсез, соры булыр иде.

Хыяллар... Канатлы хыяллар!

Бер карасаң, синең хыялларың буй җитмәслек теләкләр өеме генә сыман. Ләкин алар чынга ашсын өчен, син алдыңа төрле максатлар куясың! Ә нәрсә? Өлкән кешеләр дә хыяллана. Яхшы эш урыны, машина, фатир, матур гаилә турында. Боларны чынга ашырырга мөмкин. Моның өчен сау-сәламәт кешегә бары тик максатчан, тәвәккәл, нык ихтыярлы булырга гына кирәктер дип уйлыйм.

Хыяллар... Канатлы хыяллар!

Һәрбер кеше хыялланырга хаклы. Ятимнәр, ярлылар, йортсызлар, инвалидлар... Дөньяда күпме ятим тәмле ризык, матур кием һәм, ниһаять, гаилә җылысы турында хыяллана. Күпме кеше сугыш афәте яисә стихияле бәла-казалар нәтиҗәсендә йортсыз-җирсез калып, төпле тору урыны булу турында хыяллана. Ярлылар ризык, йорт, гаилә яки матди яктан хәлле булу турында. Ә инвалидлар... Уйлансаң, никадәр бит алар. Кемдер дөм сукыр... Якты дөньяны бер генә күрергә, төсләр дөньясында йөзәргә тели. Кемдер ишетми... Бер генә тапкыр әнисенең назлы тавышын яисә баласының, күз нурының чырык-чырык көлүен, чут-чут кошлар сайравын тыңларга хыяллана. Кемдер гомерлеккә гарипләр арбасына береккән. Эх, аларның да аяклары белән җиргә дөп-дөп итеп басасылары, чыклы, йомшак үләннән атлап китәселәре киләдер. Аларның да табигать кочагына чыгасылары, йә булмаса гаилә корып, балалары белән футбол уйныйсылары, суда йөзәселәре киләдер. Менә хыялларның ниндиләре, буй җитмәслекләре дә бар икән бит! Күренекле язучыбыз Фәнис Яруллин да төшләрендә аякларында басып йөргән, Ык елгасында, киң колачын җәеп, суда йөзгән. Югары дәрәҗәләргә ирешкән язучы булса да, ул да хыялланган. Хыяллар кешене яшәтә, яшәртә, көч, дәрт бирә. Киләчәккә, алга атларга өмет уята. Сау-сәламәт булганда, барлык хыялларны чынга ашыру мөмкинлеге бар. «Корал җитмәгән җиргә, хыял җитә», - диелә татар халык мәкалендә. Мин моның шулай булуына, һичшиксез, ышанам.

Хыяллар... Канатлы хыяллар!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: