Көмеш кыңгырау

Калкан сыман ышанычлы Ватанны саклаучылар (23 февральгә сценарий)

Кич. Гөлия белән әнисе бакчадан кайтып керәләр, чишенеп бүлмәгә узалар.  Бераздан әтисе эштән кайта. Гөлия йөгереп барып, аны каршы ала. 

Катнашалар: Әти, әни, Гөлия, тәрбияче, балалар, кунаклар. 
1-күренеш. 
Кич. Гөлия белән әнисе бакчадан кайтып керәләр, чишенеп бүлмәгә узалар. 
Бераздан әтисе эштән кайта. Гөлия йөгереп барып, аны каршы ала. 
Гөлия: 
Әти, әти, беләсеңме, 
Нинди бәйрәм иртәгә? 
Без бик озак әзерләндек 
Бакчадагы иртәгә. 
Сине бәйрәмгә көтәбез, 
Килерсең иртән иртүк. 
Күлмәгеңне, чалбарыңны 
Үтүкләп куй кичтән үк. 


Әти:

(кызын күтәреп ала)
Син бит минем йөзек кашым, 
Нур сибүче йодызым. 
Илдә сугышлар булмасын, 
Тыныч яшәсен кызым. 
Корал тотып чиктә тордым, 
Ватанымны сакладым. 
Туганнарның, якыннарның 
Өметләрен акладым. 


Әни: 
Дошман белән алышканда 
Яралар да алган ул. 
Кызым, синең бәхетеңә 
Исән-имин калган ул. 
Тәмле коймаклар пешердем, 
Бергәләп чәйләп алыйк, 
Ә аннары әтиеңнең 
Орден, медален карыйк. 


Гөлия: 
Апа әйтә:”Батырлыкны 
Сатмыйлар, – ди, – акчага”. 
Әти, әти, медалеңне 
Тагып барчы бакчага. 
Малайларның күзе кызсын, 
Күрсеннәр чын медальне. 
Мин үзем дә сугышканда, 
Биргәнем юк һич алны. 


Әти, әни көлешәләр. Әти бармак яный. Бергәләп чәй эчәргә кереп китәләр. 

2-күренеш. 
Балалар бакчасы. Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар, кунаклар җыелган. 


Тәрбияче: 
Хәрби бурычын үтиләр 
Ватанны саклаучылар. 
Калкан сыман ышанычлы 
Әтиләр – яклаучылар. 
Тәбриклибез бәйрәм белән, 
Түрдән урын алыгыз. 
Һәрчак шулай ихтирамга 
Лаек булып калыгыз. 


Әтиләр әзерләнгән урыннарга утыралар. 


Балалар: (бергә) 
Шигырь ятлап, җыр өйрәнеп, 
Сезне күптән көтәбез. 
Бүген әтиләрнең көне – 
Бергә бәйрәм итәбез. 


Балалар әтиләренә багышланган шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар, бииләр. 


1-бала: 
Бер тотынса безнең әти 
Эшли дөнья җимертеп. 
Әти торса мин дә торам. 
Ятмыйм йокы симертеп. 
Әтиемне җитәклим дә 
Көндә бакчага киләм. 
Иртә торганнар бәхетле, 
Мин моны күптән беләм. 
Кайчагында килә минем 
Күбәләктәй очасым. 
Шундый яратам әтине – 
Килә кысып кочасым. 


2-бала: 


Ат караучы минем әти,
Атлар ярата. 
Һәркөн иртән ул аларга 
Солы тарата. 
Җәй буена яланнарда 
Ул атлар карый. 
Колыннарның һәм тайларның 
Ялларын тарый. 
Авылда бит атлар кирәк, 
Атлар кадерле. 
Шуңа аңа күрсәтәләр 
Хөрмәт, кадерне. 
Бик күп эшли ул өйдә дә, 
Асрый малын да, 
Ә кичләрен китап укый, 
Белә барын да. 
Матур итеп киендерә 
Безнең әнине. 
Ничек итеп яратмыйсың 
Шундый әтине. 


Балалар “Бүген без бит солдатлар” дигән җыр башкаралар. Кулларында агач мылтыклар. 


Бүген без бит солдатлар, 
Гуя канатлы атлар. 
Иңгә мылтык асабыз. 
Тиз маршка басабыз. 

Һәркем солдат булалмый, 
Кояш белән торалмый. 
Иңгә мылтык асабыз, 
Тиз маршка басабыз. 

Авыр солдат хезмәте, 
Әмма бик зур хөрмәте. 
Иңгә мылтык асабыз, 
Тиз маршка басабыз. 


3-бала: 
Минем әти бик тә уңган, 
Биш басасын бер баса. 
Бөтен эшне бетерә ул 
Әни өйдә булмаса. 
“Әнкәң күренмиме?” – диеп, 
Тәрәзәдән карый башта, 
Әгәр инде кайтмый торса, 
Пешереп куя аш та. 
Машинада да җилдерә, 
“Белорус”ны да йөртә. 
Гармунда уйнап җырласа, 
Әни күз яшен сөртә. 
Әти кебек көчле булу – 
Минем иң зур теләгем. 
Көн дә күнегүләр ясыйм, 
Көч җыйсын дип беләгем. 


4-бала: 
Әтием куя сәгатьне 
Кичтән үк борып. 
Эшенә китә көн саен, 
Таңнан ук торып. 
Кулларында уйнап тора 
Сәнәк һәм көрәк. 
Хезмәте авыр булса да, 
Ял итә сирәк. 
Ял иткән минутларында 
Шып-шым торабыз. 
Ышанмасагыз әтидән 
Барып сорагыз. 


5-бала: 
Әти миңа үстең дисә, 
Түбәм күкләргә тия. 
Тик, нишләптер, әни генә 
Гел “бәләкәчем” дия. 
Әтиемнең эше авыр, 
Тәрбияли балалар. 
Ул үткәндә барысы да 
Исәнләшеп калалар. 
Сизми дә калырсыз менә, 
Үсеп җитәрмен әле. 
Әти юлын, бәлки мин дә, 
Дәвам итәрмен әле. 


6-бала: 
Минем әтием тракторчы, 
Эшләмәгән эше юк. 
Үзе оста, үзе уңган. 
Үзе шаян, үзе шук. 
Ә җәй җитсә комбайнда 
Колхоз ашлыгын ура. 
Гәрәбәдәй бодай белән 
Бөтен буралар тула. 
Әти миңа әледән үк, 
“Әйдә, улым, булыш, – ди, 
Матур яшим дисәң әгәр, 
Кечкенәдән тырыш,” – ди. 


7-бала: 
Иртән иртүк юлга чыга, 
Шофер минем әтием. 
“Исән-имин йөреп кайт!” – дип, 
Озатып кала әнием. 
Өйгә кайткач әллә күпме, 
Эшләр эшли әтием, 
Ә янында, аны мактап, 
Бөтерелә әнием. 


Гөлия: 
Минем, әти япь-яшь килеш, 
Тойган сугыш салкынын. 
Бирешмәгән авырлыкка, 
Үткән утын, ялкынын. 
Дошманнар белән алышкан, 
Кичкән әфган суларын. 
Бу сугышта ул югалткан 
Бик күп якын дусларын. 
Илебезнең тынычлыгы 
Әтиләрнең кулында. 
Теләп калам: хәвеф-хәтәр 
Очрамасын юлында. 


Балалар бергә: 
Галәм киңлегендә йөзә 
Гүзәлдән гүзәл Җирем. 
Аяз, зәңгәр күгебезне 
Басмасын кара сөрем! 
Яратам сине илем! 
Яратам сине җирем! 
Балалар әтиләрне котлап бүләк тапшыралар.

Бәйрәмнең икенче өлешендә ярышлар үткәрелә, соңыннан күркәм чәй табыны оештырыла.

Гөлфизә Кәлимуллина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 12 февраль 2019 - 14:44
    Без имени
    Бик яхшы