Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллы халкы җәлилчеләрне яд кылды

Яр Чаллы каласында җәлилчеләрне искә алу чарасы булды. Фоторепортаж.

26 август көнне Яр Чаллы шәһәрендә җәмәгатьчелек җәлилчеләрне искә алды. Каһарманнарны яд итү чарасы Муса Җәлил исемендәге паркта, ачык һавада үтте. Бирегә мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр һәм Чаллы төбәгендә яшәп иҗат итүче каләм әһелләре җыелган иде.

       Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы оешмасы җитәкчесе Факил Сафин үз чыгышында җәлилчеләрнең татар милләтенең йөз аклыгы булуын, алар батырлыгының тиңдәшсез икәнлеген искәртеп үтте. Бу фикерен шигыре белән дә ныгытты. Чарада шулай ук Айдар Хәлим, Сирень Якупова, Рәзинә Мөхиярова, Айрат Суфиянов, Лилия Гыйбадуллина һәм башка шагыйрьләр дә чыгыш ясады. Кичәне алып баручы Роза Хәмидуллина: «Батырларыбыз үлемгә барыр алдыннан бергәләп «Илкәем» җырын башкарганнар. Бу аларның туган илгә мәхәббәтләрен һәм тугры булуларын янә бер раслый», дип, әлеге җырны тәкъдим итте. Шул рәвешле, батырларны искә алу чарасы ветеран язучы-җырчы Рубис Зариповның моңлы җырлары белән тагы да ямьләнде. Тантаналы чара ахырында халык Муса Җәлилнең «Җырларым» әсәрен җырлады. Гамьле тамаша Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салу белән тәмамланды.

      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев