Көмеш кыңгырау

Без нигә гел елыйбыз?

Соңгы өч-дүрт ел эчендә бер төн эчендә укыла торган сюжетлы әсәрләр, әйтик, мәхәббәт романнары да байтак туды.

Прозаиклар арасына, Чаллыда яшәп иҗат итүче Зифа Кадыйрова кебек яңа авторлар килеп керүен дә - әдәбиятта яңа сулыш, дип бәяләргә буладыр. Әмма аның хәйран мавыктыргыч әсәрләрен укыган кеше шуңа игътибар итми калмас: бу язучының да кешегә тәэсир итү алымы - бәхетсезлек. Персонажлар арасында бер матур пар булса, аларның берсе һичшиксез үлә. Бер-берсен өзелеп яратучыларны без, һичшиксез, аерабыз.

Соңгы елларда әдәбиятка тагын бер күңелсез тенденция килеп керде: әдәби әсәрләрнең тәэсирен көчәйтү өчен сабый балаларның үлемен «файдалана» башладык. Кешене уйландыру өчен бу алым да кирәктер. Әмма әдәбият бит ул, корыган агачка рәссам яфрак ясап элгән кебек, укучы күңелендә өмет тә уята белергә тиеш.
Шушы урында әдәбиятның тагын бер вазыйфасын искә төшерү урынлы булыр. Ул буыннарны бер-беренә бәйләү чарасы булып та хезмәт итә. Моннан ике-өч ел элек мин улыма (аның 6-7 сыйныфларда укыган вакыты) балалар өчен язылган татар китаплары алып кайтып карадым. Ике-өч битен укып карый да бу, кире бирә. «Әни, - ди - татар язучылары балалар өчен түгел, үзләре өчен язалар бит...»

Балаларның ике телне дә яхшы белүләре дә безнең файдага түгел икән бу очракта - шул елларда әллә-никадәр русча китаплар укыды ул. Мин исә аптырашта калып, «аның» китапларын актарып утырам - нигездә фантастика... Без сурәтләгән алма бакчалары, кыяр түтәлләре, толымнарын икегә үргән сипкелле күрше кызы, пәһлевандай зур гәүдәле, әмма юаш тимерче Әхәт абзыйлар - бүгенге балалар өчен, күрәсең, болар берсе дә кызык түгел. Яшьләрне дә безнең авыл кичләре кызыксындырмый, димәк. Аларның да, бүген, әйтик, берәр студент кызның чит илгә акча эшләргә китүе, шунда мавыктыргыч маҗараларга таруы хакында укыйсылары киләдер. Моны аңлаган хәлдә дә безнең күбебезгә «юк кына» бер факт комачауларга мөмкин. Үзең гомер эченә бер чит илләргә чыкмаган килеш, ул ят дөньяны ничек итеп тасвирлыйсың?
Кыскасы, татар әдәбиятында оптимизмның җитешмәвен бездә рухи хезмәтнең түбән бәяләнүе (шоу-бизнесны күздә тотмыйбыз), язучы-журналист халкының дәүләт тарафыннан бер дә якланмавы белән бәйләргә буладыр. Татарның үз дәүләте булмау, татар теленең катлаулы хәле дә безне, бәлки, шулай төшенкерәк, әдәбиятыбызны җитдирәк итәдер. Әмма балаларны үз артыбыздан ияртик, дисәк, пессимизмнан чыгу юлларын эзләргә кирәк. Гаиләгә килгән авырлыкны балаларга сиздермәскә тырышасың бит. Милләт тә бер зур гаилә, һәм безнең киләчәк буыннар алдында бәхетсез булып, көчсез булып күренергә хакыбыз юк.

Ризидә Гасыймованың «Тузга язмаган дөнья» китабыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: