Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Петунья үстерә беләсезме?

Петунья -бик күпләрнең яраткан чәчәге.

Җәй әйләнәсе ишегалларын, балконнарны, бакчаларны ямьләп, шау чәчкәдә утырган бу матурлыкка кем генә битараф калыр икән! Үзе матур, үзе чыдам, үзе озын гомерле булганга, әлеге чәчәкне безнең як бакчачылары аеруча ярата.

Салкын, карлы кышлар иксез-чиксез тоелса да, яз язлыгын итә. Мәрхәмәтле кояш нурларын җир йөзенә мулрак сибә башлады, сизәсезме? Җәйнең беренче көннәреннән үк чәчәкләрен күрим дисәң, петуньяларны февраль башында ук утыртырга кирәк. Иң беренче эш итеп, ай календаренә күз салырга киңәш ителә. Белгечләр киңәшенчә, орлыкларны бары ай үсә башлаган көннәрдә генә утырту отышлы.

Петунья утырту серләрен оста бакчачы Венера Мәҗитова уртаклаша:

"Орлыкларны чәчү өчен, көздән бакчадан алып кергән туфракны кулланам. Аңа 1:1 исәбенә кибет туфрагы да өстим. Орлыкларны кавырсын савытларгы - кечкенә теплицаларга чәчәм. Петунья орлыгы бик кечкенә була. Аларны утыртканда, зубочисткадан файдаланам. Аны суга манып, орлыкны эләктереп алам да, су яки кар салынган туфракка утыртам. Петунья орлыкларының өстенә туфрак сипмим: савытның капкачын гына ябып куям. Көн дә иртән кавырсын капкач өстенә җыелган су тамчыларын чүпрәк белән сөртеп алам.

Атна-ун көн дигәндә, кайчагында тизрәк тә, петуньялар баш калкыта башлый. Алар яфрак җибәрә башлауга, көндезләрен савытның капкачын ачып куям, төнгелеккә тагын ябам".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: петунья чәчәк рассада