Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

“Икмәккә хөрмәт” темасына сценарий

(3 - 4 яшьлекләр өчен)

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Янил авылы балалар бакчасы"

"Икмәккә хөрмәт" темасына сценарий

Тәрбияче: Гайфуллина Альмира Шаһидулла кызы

 

3 - 4 яшьлекләр өчен

Үткәрү формасы: группа белән

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү, сөйләм үсеше

Максат: икмәкнең нинди юллар белән өстәлгә килүе турында балаларда күзаллау булдыру.

Тәрбия бурычлары: Балаларда ипигә карата сакчыл караш һәм хөрмәт тәрбияләү.

Үстерүче бурычлары: "Кыз һәм икмәк" әкияте буенча бирелгән сорауларга аңлап җавап бирүләренә ирешү; әкияттәге геройларның эшләренә карата соклану хисе тудыру.

Белем бирү бурычы: Икмәк үстерүчеләрнең хезмәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: кара ипине ак ипидән аерырга өйрәтү; әкиятнең мәгънәсен аңлап, тәрбияче биргән сорауларга җавап бирүләренә ирешү; яңа сүзләрне һәм авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтү; алдан өйрәтелгән шигырьләрне, мәкальләрне, уеннарны эшчәнлек барышында җиренә җиткереп башкару.

Күрсәтмә һәм техник белем бирү чаралары: "Кыз һәм икмәк" әкияте буенча презентация.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү, матур әдәбият, сөйләм үсеше,физик тәрбия, иҗади сәнгать, социальләштерү, аралашу.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, сүзлек өстендә эш, күрсәтмә материал, сораулар, әдәби сүз, искә төшерү, мактау, үзләрен бәяләү.

Җиһазлау: ноутбук, экран , мультимедия, поднос, сөлге белән пешкән ипи һәм киселгән ипи, һөнәр ияләрен ясаган рәсемнәр.

Сүзлек өстендә эш:түрдәрәк, күзәнәк, кадерлерәк, комбайн, трактор, тегермән, туфрак.

Алдан үткәрелгән эш: пешкән ипи, һөнәр ияләре турында картиналар карау, әкият белән алдан таныштыру, шигырь, хәрәкәтле, бармак уеннары өйрәнү.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Табышмак чишү

- максат әйтү

2. Төп өлеш:

- "Кыз һәм икмәк"әкиятен уку

- сорауларга җавап

- Хәрәкәтле уен: "Хезмәт күрсәтәбез

- Табышмак уены

- Мәкаль әйтү

- Бармак уены

-Дидактик уен "Бу кешеләр кем булып эшли".

- Шигырь сөйләү.

3 Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

Исәнмесез балалар! Ә мин сезгә бүген кадерле, хөрмәтле, бик кирәкле бер күчтәнәч алып килдем. Нәрсә икән беләсезме? (балалар җавабы)

Кадерләп тергән җирдән күпреп пешкән ипине күрсәтә.

1.Балалар бу нәрсә?

Балалар җавабы

2. Нинди ул?

Балалар җавабы

3.Нәрсәгә охшаган?

Балалар җавабы.

4 Икмәкне нишләтеп була?

Балалар җавабы.

Балалар мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз әле!

Үзе түгәрәк , урны түрдәрәк,

Эче тулы күзәнәк,

Бар нәрсәдән кадерлерәк. (Икмәк)

Тәрбияче: Бик дөрес балалар. Без дә бүген сезнең белән һәрвакыт өстәл уртасында кадерле җирдә тора торган,икмәк турында сөйләшеп китәрбез. Без икмәк турында берничә әкият белән таныш инде, менә бүген мин сезгә өр яңа "Кыз һәм икмәк" дип аталган бик матур әкият укырмын. (Балалар матбугатыннан)

(Тәрбияче тыныч кына утырып әкиятне укый башлый. Әкият укыган вакытта экранга әкияттәге персонажлар чыгып баралар).

  • Балалар сезгә әкият ошадымы?
  • Балалар, безнең әкияттәге кызыбызның исеме ничек? (Гөлназ).
  • Гөлназ өстәл артына утыргач нишләгән? (Ипи ашамаган)
  • Ипи ашамагач аның янына нәрсәләр килгән? (Трактор, комбайн, йөк машинасы, тегермән һәм мич).(Активлаштыру)
  • Алар Гөлназ янына нәрсәгә килгәннәр? (Ачуланырга).

Бик дөрес балалар,безнең Гөлназга бик оят булган. Ул өстәл янына килгән әбисеннән ипи сорап алып , аш белән ипи ашап куйгаН. Ул шунда гына ипинең бик тәмле икәнен аңлаган. Бик зур рәхмәт! Ипи бик тәмле! - дигән.

Әйдәгез әле балалар хәзер сезнең белән уйнап алабыз.

Хәрәкәтле уен: "Хезмәт күрсәтәбез"

Без трактор булабыз,

Тр-р, тр-р, тр-р-р.

Трышып җирләр сөрәбез.

Тр-р, тр-р, тр-р-р.

 

Балалар кулларын йодрыклап башта уң, аннан сул кулларын алга сузып хәрәкәт ясыйлар. шул ук вакытта урыннарда атлау хәрәкәте дә ясыйлар.

 

Тырышып җирләр сөрәбез,

Чәчүләрен чәчәбез.

Чәчәбез-з-з, чәчәбез-з-з.

 

 

Балалар куллары белән ашлык чәчкән хәрәкәт ясыйлар.

Игеннәре өлгергәч, комбайннар киләләр,

Гөж-ж, гөж-ж, гөж-ж.

Балалар кулларын алга сузып, бөкләп әйләндерү хәрәкәте ясыйлар, шул ук вакытта урыннарда әйләнү хәрәкәте дә ясыйлар.

 

Йөк машиналар килеп ашлыкларны ташыйлар,

Вуу-у-у, вуу-у-у, вуу-у-у.

 

Балалар руль тоткан хәрәкәт ясап түгәрәк әйләнәләр.

Зур тегермәндә ашлыктан күп итеп он ясыйлар,

Ш-шыгыр, ш-шыгыр, ш-шыгыр.

 

Балалар җилкәләреннән кулларын бер үк вакытта чиратлаштырып әйләндерәләр (бер куласта, бер кул өстә булган хәлдә)

 

Менә балалар онлы да булдык бик зур рәхмәт сезгә. Урыннарыбызга утырабыз.

 

Табышмак уен:

Тәбияче табышмак әйтә балалар дөрес әйтсәләр җавабы экранда чыга.

1) Үзе йомшак үзе ак,

Ак маеңны як җайлап. (Ак ипи)

2) Кар астында кыш чыктым,

Бик озын юллар уздым.

Күпреп пешеп өстәлгә,

Килдем куәт өстәргә. (Кара ипи).

Булдырдыгыз балалар без сезнең белән ак һәм кара ипиләрне дә танырга өйрәндек.

Шушы кадерле икмәгебез турында безнең бик күп мәкальләребез, шигырьләребез иҗат ителгән. Хәзер шул мәкальләрнең берничәсе белән танышып китәрбез.

Мәкальләр.

Ил куәте - икмәктә.

Икмәк - табын кояшы.

Күктә кояш, җирдә икмәк - мәңгелек.

Икмәк - асылташлардан да кыйммәтрәк.

Яшәү көче - икмәктә.

 

Һәзер сезнең белән бармак уены уйнап алырбыз:

Баш бармак -туфрак,

Имән бармак - орлык,

Урта бармак - башак,

Атсыз бармак - он,

Чәнти бармак - ИКМӘК әйтик без аны ипләп.

 

Дидактик уен "Бу кешеләр кем булып эшли".

(магнитлы тактада; мич, кибет, табиб, трактор ясалган рәсемнәр куела,шул рәсемнәр астына өстәлгә куелган рәсемнәрне (һөнәр ияләрен) куясы мич турысына - ипи пешерүчене, кибет турысына - сатучыны һәм башка рәсемнәрне шулай куеп бетерәсе була).

Балалар барсы да ипи куелган өстәл янына килеп берәм-берәм шигырь юллары әйтәләр.

1 б. Ипи басуда үсә,

2 б. Аннан амбарга күчә,

3 б. Аннары мичтә пешә,

4 б. Кызарып мичтән төшә.

5 б. Шуннан килә өстәлгә---

6 б. Безгә куәт өстәргә!

7 б. Ипи булса табында

8 б. Булдырам мин барында!

Йомгаклау.

-Үзебез өчен нинди яңалык белдек?

- Бүген белгәннәрегезне кемгә өйрәтерсез?

- Тагын нәрсәләр белергә теләр идегез?

 

Кулланылган әдәбият:

 

1. ТУГАННАН АЛЫП МӘКТӘПКӘЧӘ. Мәктәпкәчә төп белем бирү программасы /

Н.Е. Веракса, Т.С. Комарова, М.А. Васильева редакциясендә. - Русчадан Р.И. Хәлиуллина тәрҗ. - Казан: Татарстан Республикасы «ХӘТЕР» нәшр., 2016. - 357 б.

2. Туган телдә сөйләшәбез: 3-4 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек / Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибуллина И.Җ. - Казан: Фолиант, 2013. - 224 б.

3. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти- әниләр өчен хрестоматия. - Казан: РИЦ, 2011. - 560 б.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев