Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Карабодай ярмасының файдасы һәм зыяны

Март аенда, авитаминоз булмасын өчен, туклануыңа зур игътибар бирергә кирәк. Диетологлар карабодайны даими кулланырга киңәш итә, аның ни өчен файдалы булуын ачыклыйк.

Кайсы ярма нинди үзлеккә ия?

Карабодай ярмасын еш куллану өчен 7 сәбәп


1. Карабодайның составы уникаль, чөнки анда аксым һәм организмга бик файдалы витаминнар күп. Бу ярма составында йод, кальций, магний, күп санда фосфор, бакыр һәм тимер бар.

2. Калориясе шактый югары булуга карамастан (100 грамм продуктка 313 килокалорий), ул әкрен үзләштерелә торган углеводларга бай, шулай ук анда клетчатка бар. Нәкъ менә шуңа күрә карабодай организмны озак вакытка энергия белән баета һәм тазартмый.

3. Әгәр сез кинәт кенә ит ашаудан баш тартып вегетарианлыкка күчәргә уйласагыз, һичшиксез карабодайга игътибар итегез, чөнки аксым күләме буенча карабодай гөмбәдән генә калыша.

4. Карабодай кандагы  холестерин дәрәҗәсен киметә, һәм метаболизмны тизләтергә ярдәм итә. Шуңа күрә артык килограммнар белән хушлашырга телисез икән, ярманы үз рационыгызга өстәгез.

5. Карабодайның составында рутин матдәсе булу аркасында да файдалы. Рутин организмда С витаминын үзләштерү өчен җавап бирә. Билгеле булганча, С витамины безнең тире һәм организмның сәламәтлеген тәэмин итә. 

6. Йөкле хатын-кызлар өчен карабодай бик файдалы. Әлеге продукттагы фолий кислотасы һәм тимер ана карынында баланың тулы канлы үсешенә ярдәм итә.

7. Яз көне карабодай боткасы В9 витаминына бай булган өчен аеруча файдалы. Беренчедән, ул кешенең иммунитетын арттыра, икенчедән, чәчләрне һәм тырнакларны ныгыта, шулай ук йөзнең төсен яхшырта.

Карабодайны кемнәргә ашарга киңәш ителми

Организм өчен файдалы булуга карамастан, карабодайны артык күп кулланырга ярамый. Шулай ук шикәр диабетыннан җәфа чигүчеләргә дә күп күләмдә карабодай ярмасын кулланырга кирәкмәс, чөнки крахмал кандагы шикәрне арттырырга мөмкин. Бигрәк тә кан басымы югары булган кешеләргә аны куллануга сак карарга кирәк, чөнки кан тамырлары киңәю куркынычы булырга мөмкин.

Сәламәтлек рубрикасы буенча яңалыклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек коронавирус