Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен яссы табанлылыктан күнегүләр

Билгеле булганча, кеше яссы табан белән туа. Ул 4 яшькә тулысынча формалашып бетәргә тиеш. Югыйсә табиб яссы табанлылык диагнозын куя.

Аның төп сәбәбе - аяк мускулларының җитәрлек дәрәҗәдә көчле булмавы. Димәк, аларны ныгытырга кирәк. Шулай ук ортопедик стелькалар һәм махсус аяк киеме куллану зарур.

Махсус күнегүләр:

1. Шактый авыр күнегүләрнең берсе - бруска яки бәләкәй тупка басып иелү һәм тору. Кул белән тотынырлык таяныч булырга тиеш. Күнегүне 20 тапкыр ясарга тырышырга кирәк.

2. Аяк очларында, үкчәләрдә һәм табанның ян-якларына басып йөрү.

3. Аяк бармаклары белән карандаш, кулъяулык яки башка предметларны эләктереп җыю. Әлеге күнегүләрне 5-10 минут һәм көн саен башкару кирәк.

4. Аякларга һәм аяк табаннарына массаж ясау да файдалы.

5. Тагын бер күнегү: кулларны билгә куябыз һәм аяк очларына басабыз, бераз шулай басып торганнан соң үкчәдә басып торуга күчәбез, аяк бармаклары мөмкин кадәр өскә таба карап торырга тиеш.

6. Шулай ук махсус энәле тупны аяк белән тәгәрәтү дә файдалы.

Сәламәт булыгыз!

Сәламәтлек рубрикасы буенча яңалыклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек стопа плоскостопие яссы табанлылык күнегүләр