Көмеш кыңгырау

Балада депрессия?

Балада депрессия булуын каян белергә соң? Ул еш кына баш авыртуларыннан, баш әйләнүдән, буыннар авыртудан зарлана башлый. Эмоциональ халәте дә яхшыдан булмый – беркая барасы, беркемне күрәсе килми...

“Мин депрессиягә бирелдем әле” кебек моң-зарларны без өлкәннәрдән еш ишетәбез. Ә бит депрессия балаларда да булырга мөмкин. Бу очракта ул күпкә куркынычрак та. Без, әти-әниләр, моны үз вакытында күреп алырга һәм ярдәм дә итә белергә тиеш. 


Табиблар биргән мәгълүматларга караганда, балаларның 33 проценты депрессиягә бирелүчән була икән. Депрессиягә бирелү куркынычы 6-8 һәм 11-14 яшьлек балаларга хас. Беренче чиратта ул социаль проблемалар аркасында килеп чыга, диләр белгечләр. Әйтик, моңа балалар бакчасында, мәктәптә баланы сагалап кына торган физик авырлыклар һәм психологик проблемалар сәбәп булырга мөмкин. Бала белән укытучы арасындагы рухи каршылыклар да, баланың иптәшләре белән үзара мөнәсәбәте гел яхшы булмау да яшүсмерне тиз арада дөньядан читләштерергә, чиргә сабыштырырга сәләтле.

Ниндидер физик үзенчәлекләр – баланың йә артык ябык, йә артык озын буйлы булуы да, күзлек киюе, сакаулыгы да депрессия өчен уңайлы җирлек тудыра ала. 
 

Балада депрессия булуын каян белергә соң?

Ул еш кына баш авыртуларыннан, баш әйләнүдән, буыннар авыртудан зарлана башлый. Эмоциональ халәте дә яхшыдан булмый – беркая барасы, беркемне күрәсе килми. Мәктәптә игътибары кими, нәтиҗәдә уку буенча проблемалар башлана. 
Дөрес, яшүсмерлек чорында баланың кәефе үзгәреп тору нормаль күренеш санала, чөнки ул гормональ үзгәрешләр белән бәйле була. Бу яшьтә бала “үзен эзли”, еш кына иптәшләр белән уртак тел таба алмый, кызлар-егетләр арасында үзгә мөнәсәбәтләр формалаша. Боларга мәктәп программасы, имтиханнарны да өстәсәң... Әмма яшүсмерлек чорының үзгәреш чоры икәнен исәпкә алсак та, баланың гел караңгы чырай белән йөрүе, тиз кызып китүе безне сагайтмый калмаска тиеш. Аның тышкы кыяфәтенә игътибар бирми башлавы, компьютердан башка берни белән дә кызыксынмавы да депрессия күрсәткечләре дип исәпләнә. 
Баланың үзен тотышы борчый башлый икән, әти-әниләргә тиз арада педиатрга мөрәҗәгать итәргә кушалар. Педиатр невропатологка җибәрергә, беррәттән баланың ашказанын, йөрәген дә тикшертергә туры килергә мөмкин.

Депрессиядән, әлбәттә, психотерапевт дәвалый. Болар барысы да безне куркытырга мөмкин, әлбәттә. Әмма депрессия вакытында авыруга: “Бар да яхшы булыр, ник аптырыйсың соң син?” - кебек юату сүзләре белән генә ярдәм итеп булмый шул, кызганычка каршы. Табибка күренү мәҗбүри. 
Ризидә Гасыймова әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: