Көмеш кыңгырау

Түрем

Шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның 22нче мартта туган көне.

Дөньялыкның кыргый урманнарын,
Салкын күләгәсен тоямын да
Сусавымны басам.
Учлап-учлап чишмә суы эчәм хыялымда.

Болан тоягыннан тибеп калган
Ятим сукмаклары миңа булсын.
Яшәү - очыш түгел, узыш түгел.
Яшәү - җанымдагы кыргый тылсым.

Яшәү - очыш түгел, канатыңның
Күләгәсе кояш нурын киссә.
Яшәү - тормыш түгел, салкын җилләр
Тәрәзәңне шакымыйча үтсә.

Яшәү - узыш түгел, үлчәмеңне
Үзең белеп, үзең билгелисе.
Мәңгелеккә һәрбер карыш өчен​
Йөрәк сутың белән бар түлисе.

Кара урманнар бар, кыргый чишмә,
Бөрлегәнле алан, әрәмәләр.
Таңны ташлап, көнгә керәсе бар,
Юлың саплап, бер кузгалсаң әгәр.

Тешең кысып, яшьләреңне буып,
Сагын гына аннан, соклан гына.
Көзге кояш җылылыгы булып,
Хәтерләрдә матур саклан гына.

Каралары булсын урманнарның -
Көн күзеннән, үз-үзеңнән читтә.
Кыргый чишмәләрнең салкын суы
Сусавыңны бассын ахыр чиктә.

Ялгыз болан өркеп карар микән,
Ярар микән эзләренә төшсәм...
Карурманнан барам, түрем - алан,
Аланнарда бөрлегәннәр пешкән.


Сәфәр

Ап-ак болыт ага дөнья буйлап.
Кичектерер сәфәрләрең бармы?
Яшәсәң дә ярыйдыр ул юкса
Аямыйча бу дөньялар ярын,

Киртәләрен тоймый!
Сәфәр чыккан
Ак болытка багып бии дөнья.
Башын кырып салып көзге җилгә,
Ак яулыклы карчык карап тора.

Чыгымчылый көннәр, вакыт шаша,
Зырылдатып ала көн камчысы.
Тулып таша гомер, күңелеңә
Мең төчесен сала, мең ачысын.

Ачыттырып күзләреңнән үбә,
Дөнья томалана, сөрлегәсең,
Мәгәр һаман баш очыңда тора –
Кояш төсле тора шул бер рәсем:

Ап-ак болыт уза дөнья буйлап.
Туза төсләр, хисләр, сизгүләрең.
Болыт куып инде йөгермәссең,
Чал җилләргә ачып изүләрең.

Вакыт чоңгылында чәбәләнеп,
Тынып калыр тиңсез аклык кына.
Каш өстенә кулын куеп әнә
Ак яулыклы карчык басып тора.

Күккә баккан төссез күзләреннән
Вакыт үбә, көннәр тоныклана.
Кичектерер сәфәрләрең юктыр.
Күк йөзендә ап-ак болыт кала...

*сизгү – интуиция


Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: