Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Энҗе-мәрҗән калфагым...

Резеда Вәлиева шигыре.

Шигърият

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә,

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

Энҗе-мәрҗән калфагыма

Йөрим сөенеп кенә,

Сәхнәләргә чыгып җырлыйм,

Калфаклар киеп кенә.

Әй калфагым, калфагым,

Калфаклар кияр чагым.

Күңелемә ямь бирүче

Нур булды шул калфагым.

Көзгеләргә күзем салсам

Хәйран калам үзем дә:

Җем-җем энҗе-мәрҗәннәрнең

Нуры уйный йөземдә.

Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Энҗе калфак кигән кыз ул —

Татар кызы, дисеннәр.

Фаил Ислам фотосы.

Фаил абый Ислам истәлегенә «Иң яхшы китап бизәүче» фотобәйгесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: резеда вәлиева резеда вәлиева энҗе-мәрҗән калфагым