Көмеш кыңгырау

«Иң яхшы китап бизәүче»

Начало конкурса: 12 март 2020 - 09:20
2065
2
0

«Көмеш кыңгырау» республика газетасында күп еллар рәссам-бизәүче булып эшләгән Фаил абый Ислам истәлегенә «Иң яхшы китап бизәүче» фотобәйгесе үткәрәбез.

Балалар, бәлки сезнең арада да бик оста рәссамнар бардыр, киләчәктә сез дә рәссам-бизәүче булып китәрсез. Менә шуны ачыклау максатыннан фотобәйге оештырдык.

Бәйгенең шартлары түбәндәгечә:

1.Сезгә бер татар әдибенең китабын укырга һәм әлеге китапның иң ошаган өзегенә 1-3 иллюстрация ясарга (тышлык ясарга да мөмкин) кирәк булачак.

2. Әлеге рәсемнәрнең берсен кулыгызга тотып һәм рәсемнәрне аерым гына фотога төшерергә.

3. Фотоны сайтка «предложить участника» төймәсенә басып яки komesh_k@list.ru почтасына «фотобәйгегә» дип җибәрергә.

4. Бәйгегә мәктәп укучылары катнаша ала. Рәсемнәр түбәндәге яшь категорияләренә бүлеп кабул ителә:

  • 7-10 яшь
  • 11-13 яшь
  • 14-17 яшь.

Укыган китабыгыздагы рәсемне күчереп кенә ясау кабул ителми.

5. Фотобәйгегә нәтиҗә рәссам-бизәүче Фаил Раиф улы Исламовның туган көнендә - 2020 елның 22нче апрелендә нәтиҗә ясарбыз. Һәр катнашучыга диплом бирелә. Тавыш бирү буенча 1-5 урын билгеләнә, һәм редакция билгеләгән җиңүчеләр булачак.

Уңышлар сезгә!

Реклама
Поделиться:
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 17 март 2020 - 20:59
    Без имени
    Молодец кызым,будырасын!!!
  • 16 март 2020 - 19:04
    Без имени
    Молодец, Сәмирә!