Чаңгыга чакырдылар
Раил Гатауллин шигырьләре.
Чаңгыга чакырдылар
Ишек шакый иртүк кемдер.
Ачкан идем – Салават!
– Тор инде, – ди. – Син торганны
Күптән йөрим сагалап.
Шундый матур кыш иртәсе,
Киттек әйдә чаңгыга!
Урман буен урап кайтыйк
Көннең матур чагында!
Тиеннәрне ашатырбыз,
Куяннарны куарбыз.
Ошап китсә, күл буен да
Бер чираттан урарбыз.
Эх дигәнче киендем дә,
Мин дә бастым чаңгыга.
Ничек инде бармый калам
Дус чакырган чагында?!
Сез дә, дуслар, чыгыгыз да
Чана-чаңгы шуыгыз!
Табигатьтән көч алыгыз,
Сау-сәламәт булыгыз!
Тәмәкесез әти кирәк!
Авызыннан, борыныннан
Әтинең төтен чыга.
Үзе һаман да ютәлли,
Үзе һаман тончыга.
Ул төтеннән аның эче
Кап-кара корым микән?
Гел тәмәке тарта-тарта
Үпкәсе корыр микән?
Тәмәке тарткач әтине,
Булмый бит кочаклап та,
Битләреннән үбеп алып,
Рәхәтләнеп уйнап та.
Зур булып үсеп җиткәнче,
Тәмәке бетсен иде!
Балалары әтиләрен
Туйганчы үпсен иде!
Үзем дә әти булырмын,
Тик тәмәке тартмамын!
Балаларым да яратыр,
Үпкәмне дә саклармын!
Көрәшче абыема
Минем абый – көрәшче,
Абыем минем көчле.
Әмма ләкин ул мәктәптән
Алып кайта гел «өчле».
Абый янда булганда,
Курыкмыйм мин урамда.
Әмма оялып йөримен
Ул «өчле»ләр алганга.
Көннәр үтә баралар,
«Өч»ләр һаман калалар.
Абыйны да кайчагында
Аркасына салалар.
Абыем, син бит көчле!
Абыем, алма «өчле»!
«Дүрт»кә, «биш»кә укып кына
Булырсың чын көрәшче!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев