22 ноябрь 2018 яңалыклары
-
"Тылсымлы каләм - Волшебное перо" фестивале узды
Бүген Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә "Тылсымлы каләм- Волшебное перо" төбәк әдәби фестивале узды. Фестиваль "Проза", "Поэзия", "Публицистика" мәйданчыкларында башланып китте. Нәкъ шул юнәлешләрдә каләм тибрәтүче балалар, яшүсмерләр һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр үз иҗат җимешләрен мәртәбәле жюри игътибарына тәкъдим иткән иде.
-
Иҗатында- кеше язмышлары...
21нче ноябрь көнне 12нче татар китапханәсендә шәһәребездә яшәп иҗат итүче танылган язучы ,Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире һәм «Ислам нуры» дини-иҗтимагый гәзитенең баш мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу кичәсе үтте.
-
Яшел Үзән районыннан Гөлназ Хәсәнова беренче балага пособиене юбилей алучы булды
Яшел Үзән районыннан яшь әнине Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры котлады.
-
2018 елда Казанга 20 яңа трамвай кайтарылган
Соңгы өч елда республика башкаласына пассажирларны йөртү өчен берничә дистә яңа трамвай һәм троллейбуслар сатып алынган.
-
Чаңгыга чакырдылар
Раил Гатауллин шигырьләре.