Көмеш кыңгырау

Чаллыда «Гаиләмнең яраткан китабы» дигән шәһәркүләм бәйге үтте

Китаплы гаилә - милләтем киләчәге.

Татар әдәбиятына игътибарны көчәйтү, гаилә белән китап уку традицияләрен торгызу максатыннан Чаллы шәһәренең 12нче татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе «Гаиләмнең яраткан китабы» дигән шәһәркүләм бәйге оештырды. Бәйгегә гаиләдә яратып укыла торган берәр китапка багышланган язма (эссе) белән катнашырга мөмкин иде.

Бергәләп китап уку гаиләне берләштерә. Бу хакта тулырак: http://chelny-rt.ru/news/psikholog-sze/kitap-belem-chishmse

Сезнең игътибарга конкурска килгән берничә язмадан өзекләр тәкъдим итәбез.

«...Хәреф таный башлаганнан бирле нәни кулларга алып укыган китаплар гаҗәеп сер дөньясына алып керә. Яраткан китап якын дус, сердәш була. Үзебезнең тормыш һәм дөнья турындагы иң дөрес мәгълүматны нәкъ менә китап бирә. Китаплар булмаса, кеше мең ел яшәсә дә, бөтен белемне, табигатьнең барлык кануннарын, күп гасырлар дәвамында ясалган бөтен ачышларны белә дә, өйрәнә дә алмас иде. Китапның укучыга тәэсире көчле. Язучы, аның әсәре укучының тормышына мөһим йогынты ясый. Йөрәккә ятышлы әсәрне кабат укып чыгасың, ул синең өстәл китабыңа әверелә. Минем гаиләмнең яраткан китабы - Габдулла Тукайның сайланма әсәрләре. Ул китапны әтием дә, әнием дә бик яратып укыганнар. Тукай турында уйланмаган, аның шигырьләрен, әсәрләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр. Аның әсәрләренә оста итеп тасвирлау хас. Тукайның кечкенә генә мәсәлендә дә тирән акыл тупланган. Ул мәсәлләрне сокланып укыйсың. «Ике күгәрчен» мәсәлендә әлеге ике кошның дус һәм тату яшәве искиткеч матур рәвештә сүрәтләнә. Балалар өчен «Сабыйга», «Эшкә өндәү», «Эш беткәч, уйнарга ярый» кебек шигырьләре дә, аң, белем чыганагы. Милләтне уятырлык, җанына үтеп керерлек «Милли моңнар», «Шагыйрь», «Бер татар шагыйренең сүзләре» кебек шигырьләр иҗат иткән Тукай һаман да безнең янәшәдә. Ул һәрвакыт мөлаем, тугры дус булып кала белә...»

Шәехов Илмир, Чаллы, 30нчы мәктәп, 8нче сыйныф укучысы.

Китап уку хәзерге заманда популяр шөгыльме? Бу хакта тулырак: http://chelny-rt.ru/index.php/news/dbi-shif/kitap-uku-populyar-shgylme

«...Минем бүлмәмдә, иң өстә - дәү әбием бүләк иткән Коръән. Аннан түбәндәрәк безнең гаиләдә яратып укыла торган Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Габдрахман Әпсәләмов, Фәнис Яруллин, Туфан Минңнуллин китаплары. Без аларны яратып укыйбыз һәм кадерләп саклыйбыз. Мин үзем бигрәк тә Фәнис абый Яруллин китапларын укырга яратам. Аның әсәрләре биш төрле жанрда язылган. Аның повестьләре дә, поэмалары да, хикәяләре дә, драма әсәрләре дә бик күп! «Язмышларын кабат язып булмый» – дигән драма әсәрендә – безнең илебезнең язмышы. Ә инде «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәрендә Фәнис абыйның уз язмышы... Ул армия сафларында хезмәт иткәндә, турниктан егылып, инвалид булып кала... Мин башлангыч классларда укыганда, аның «Кунак» дигән хикәясен әллә ничә тапкыр укып чыккан идем. Ул хикәя инвалид кыз - Гөлнара турында. Гөлнарының аяклары йөрми. Ул гел ятып кына тора. Аңа бик ямансу, чөнки ул көннәр буе узе генә, әнисе эштә Гөлнарага курше малае Булат эт баласы бүләк итә. Менә шул көннән башлап аның тормышы узгәрә. Ул эт баласын ярата. Аның белән сөйләшә. Әйтерсең лә, алар бер-берсенең телен аңлыйлар... Әсәрне укыгач, уйга калдым... Ничек инде безнең илдә , ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибар җитми икән? Хәзер бит бездә бар әйбер дә бар! Нинди генә күперләр салмыйлар, нинди генә спутниклар җибәрмиләр! Ә менә бу кызнын әнисе кебек кешеләргә ярдәм итәргә мөмкинчелек чикләнгән. Нигә? Бәлки Фәнис Яруллин кебек язучыларның әсәрләрен бөтен дөньяга таратырга вакыт җиткәндер?..»

Хайбрахманова Айзилә, 14 яшь, Чаллы, 45нче мәктәп укучысы.

Каникулда укыр өчен татарча 45 китап. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/yge-kanikulda-ukyr-chen-tatarcha-45-kitap

«...Безнең гаиләнең яраткан китабы - «Сак-Сок» бәете. Бу бәет борынгылардан санала. Ике бертуган малай, үзара сугышып, шулкадәр дошманлашалар, әниләре бер-берегезне күрергә тилмерсәгез иде, дип каргый. Шул ук минутта малайлары кошка әверелеп, тәрәзәдән очып чыгып та китәләр. Шуннан бирле күрешергә җай эзлиләр икән. Менә күрешәбез дигәндә генә, таң атып күрешә алмый калалар. Әниләре үкенә, әмма әйткән сүз – аткан ук, кире кайтарып булмый. Кем гаепле? Сүз тыңламаган, ананы ана дип белмәгән балалармы, әллә йөрәк парәләрен каргаган бәхетсез анамы? Монда гаеплене кистереп атап булмый. Әмма сабыр була белү һәркемгә тиеш һәм ул күп бәлаләрдән саклап калачак... »

Айсылу Мөхтәрова, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбе, 7нче сыйныф укучысы.

Укытучылар өчен китаплар исемлеге. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/ukytuchylarga-yge-yalda-ukyr-chen-kitaplar

«...Һәркемнең яраткан китабы бар, әлбәттә. Минем дә яраткан, бик тә хөрмәт итеп кулыма алган китабым бар. Минем генә түгел, хәтта гаиләмнең, дөресрәге, нәселебезнең яраткан китабы бар. Бу китап – Коръән китабы!...Кечкенәдән әбием безгә бу китапның асылын аңлатып килде. Коръән китабы минем әбиемә әбисеннән калган. Бу китап - нәселебезнең асылын, затлылыгын саклаучы булып тора! Эшләгән һәр эшемә бәя бирергә, алдан уйлау һәм чамалау, сабыр һәм тыйнак булырга мин шул китаптан өйрәнәм... Уйлар якты һәм ачык. Күңелдә изгелек һәм бары тик яхшылык. Эх, бар кешедә дә шундый китап, шул китапларны тапшырырдай, асылын аңлатып бирердәй әбиләре булса иде! Җәмгыятебез, гомумән, татар иле югалмас, затлы һәм акыллы, югары мәдәниятле булып калыр иде! Үз асылын югалтмас иде!... »

Кашапова Диләрә, 14 яшь, Чаллы, 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

«...Әмирхан Еники «Әйтелмәгән васыять » әсәрендә Акъәби образы аша милләтнең рухи хәзинәсен саклап калу юлларын җиткерергә тели. Акъәби – иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән, киң күңелле, сабыр, мәрхәмәтле кеше. Ләкин аның күңеле тыныч түгел. Балаларының туган туфрактан читләшүенә Акъәбинең җаны әрни.Олы улы рус кызына өйләнә. Әби моны милләтеннән читләшү дип саный. Оныклары белән әби үз телендә сөйләшә алмый. Алар башкортча белмиләр. Бу турыда автор сүзләрен цитата итеп кулланырга мөмкин: «…Ах, бу тел юклыгы! Карчыкның тел өйрәнер вакыты күптән үткән шул инде, әмма Суфиян, юньсез, ник балаларына, ичмасам, әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән?» Акъәби оныкларының туган телне белмәүләрен бик авыр кичерә....Аның балаларына, яшь буынга васыять итеп калдырырдай мөһим фикерләре, изге уйлары бар: «Туган авылны, туган туфракны, канат чыгарган ояны ташламасыннар иде »...– ди ул. Димәк, туган халкыңа, аның рухи байлыгына, гореф-гадәтләренә хөрмәт саклау бик мөһим. Рухи байлыкның иң кадерлесе — Туган тел. Моннан тыш, буыннан-буынга күчеп килгән ядкарьләр бар. Сандыктагы әйберләр — буыннарны тоташтырып торучы хәзинә. Шуны киләчәк буынга тапшырырга тиешле кеше — Акъәби...

«Әйтелмәгән васыять» − милләт язмышы турындагы әсәр. Бүгенге көндә аның әһәмияте бик зур. Ул буыннар бәйләнешен сакларга кирәклеген, милләтенең телен, гореф-гадәтен, йолаларын белергә, хөрмәт итәргә тиешлеген аңлата.

Әлеге әсәрне минем әби - бабам да, әти - әнием дә укыганнар. Абыем белән миңа да бу хикәя бик ошады. Ул гади, һәркемгә аңлаешлы, күңел түрләренә үтеп керерлек итеп язылган...»

Фәхертдинов Нурислам, Чаллы, 29нчы гимназия, 7нче сыйныф укучысы.

Кадерле балалар! Китап белән дус булыгыз, ул сезне милләтебезнең лаеклы шәхесләре булырга өйрәтсен!

Сәхифәне китапханәче Фәхертдинова С.М. әзерләде.

«Улым тугач, иң беренче алып биргән китабым «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» булды. Аны мең дә бер кат укыткандыр миңа, аннан үзе хәрефләп пупалый башлады, аннан ятлап алды да безгә концерт-тамашалар күрсәтә башлады. Бу бөек әсәре өчен Фатих Кәримгә рәхмәтем чиксез минем» - Факил Сафин. Тулырак: http://chelny-rt.ru/index.php/news/%D3%99d%D3%99bi-s%D3%99hif%D3%99/y-kitap-kitap

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 7 октябрь 2020 - 19:04
    Без имени
    Роберт абыйның китабын ник дөресләп куймадыныз?