Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Камырга төрелгән сосиска рецепты

Камырга төрелгән сосисканы пешереп карамаган кеше юктыр инде ул?! Рецептын язып тору кирәкме?

Кирәк булгач, языйк әле.
Бу юлы камыр эчендәге сосисканы иң яраткан әче камыр рецептым белән пешердем. Нәрсә пешерсәң дә уңа шушы камыр.
Камырның пропорцияләрен икегә бүлеп әзерләдем, 2 зур таба пешерергә җитте.
Камыр күпергәч, аны җәясез һәм тасмалар ясыйсыз да, шуның белән сосисканы төреп, газ мичендә 200 градуста 20 минут чамасы пешерәсез.
Бик җайлы!!!
Камыр: 1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 1/4 чи чүпрә яки 1аш кашыгы коры чүпрә, 6 аш кашыгы сыек май, 0,5 л. җылымса кайнаган су.
Барлык ингридиентларны кушып уртача тыгызлыктагы камыр басарга, артык йомшак һәм артык каты да булмасын. Камырны, өстен каплап, 1 сәгать җылымса урында тотарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???