Көмеш кыңгырау

ЯКТАШ ӘДИПНЕ ЗУРЛАП

Халык язучысы Фоат Садриев якташының иҗаты хакында тәфсилләп сөйләде. – Факилнең эшләмәгән эше юк аның. Кайда гына эшләмәгән. Авыл да бар, җитәкчелек тә, КАМАЗ да, шәһәр тормышы да бар. Бирелгән гомерендә барысын да татып караган. Язучы өчен тормыш тәҗрибәсе бик кирәк. Әсәрнең тирәнлеге минемчә, тормыш тәҗрибәсеннән килә. Факилнең өстенлеге шунда. Факилгә мин рекомендация биргән идем. Чыннан да беренче әсәрләрен миңа укытты. Минем фатиха белән чыкты. Мин шулкадәр канәгать үземнең рекомендациям аклануга, – дип, үз фатихасы белән каләм тибрәтә башлаган егетнең, шәхес булып формалашуында, төрле эшләрдә эшләп чыныгуының нинди мөһим урын алып торуы хакындагы фикерләрен очрашуга килүчеләр күңеленә салды.

24 нче гыйнвар көнне Мөслим районының Үзәк китапханәсендә «Чаба гомер аты» дип исемләнгән әдәби кичә узды.

Әлеге чара Чаллыда яшәп иҗат итүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Г.Исхакый, А.Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты, күренекле әдип Факил Сафинның 65 яшь тулу уңаеннан оештырылган иде.

Чарада Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Халык язучысы Фоат Садриев, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов, язучы Роза Хәбибуллина, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, Мөслим иҗтимагый Совет рәисе Рушат Солтанов, мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр катнашты.

Тантана барышында тамашачылар әдипнең тормыш юлы буйлап сәяхәт итә-итә, «Балачак», «Мөслимдәге эшчәнлек», «Чаллы дәвере», «Иҗат» тукталышларында булдылар. Әдип белән бергәләп хәтер йомгагын сүттеләр. Укучылар сәнгатьле итеп шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр.Энҗе Кашапова «Кулчатыр» җырын башкарды.

Тамашачылар әдипнең тормыш һәм иҗат юлы белән танышканнан соң, үзләренең күңел турында йөрткән истәлекләре белән бүлештеләр. Аны гомер бәйрәме белән котлап, каләмдәшләре дә үзләренең фикерләрен белдерделәр.

Халык язучысы Фоат Садриев якташының иҗаты хакында тәфсилләп сөйләде.

– Факилнең эшләмәгән эше юк аның. Кайда гына эшләмәгән. Авыл да бар, җитәкчелек тә, КАМАЗ да, шәһәр тормышы да бар. Бирелгән гомерендә барысын да татып караган. Язучы өчен тормыш тәҗрибәсе бик кирәк. Әсәрнең тирәнлеге минемчә, тормыш тәҗрибәсеннән килә. Факилнең өстенлеге шунда.

Факилгә мин рекомендация биргән идем. Чыннан да беренче әсәрләрен миңа укытты. Минем фатиха белән чыкты. Мин шулкадәр канәгать үземнең рекомендациям аклануга, – дип, үз фатихасы белән каләм тибрәтә башлаган егетнең, шәхес булып формалашуында, төрле эшләрдә эшләп чыныгуының нинди мөһим урын алып торуы хакындагы фикерләрен очрашуга килүчеләр күңеленә салды. Бу әлбәттә тамаша залына җыелып килгән укучылар колагына киңәш тә булып яңгырады сыман.

Күпкырлы талант иясе, озак еллар иҗаты белән сөендереп һәм төрле басмаларда баш мөхәррир булып халыкка хезмәт итүче якташ язучы Факил Сафин белән зал тулы тамашачылар да ихлас горурлану хисләрен яшермәделәр. Аңа булган ихлас хисләрен алкышлар белән белдерделәр. Ә Фоат абый үзенең тирән фикерле чыгышын дәвам иттеп, аның иҗатына хак бәясен бирде. Халык язучысының чыгышы күпләрне уйланырга мәҗбүр иткәндер:

– Сафинның иҗат диапазоны киң. Проза буенча да, поэзия буенча да. Сыйфатлы яза бит! Беркем белән тиңли торган түгел. Бүгенге көндә әдәбиятта әйдәп баручы зур әдип. Аның һәрбер әйберсе тирән мәгънәле. Иҗаты зур. Рәхәтләнеп укырлык

Прозасын алсаң да, кереп чумасың һәм зур бер тормыш белән яшәп чыгасың. Әйтик «Соңгы көз». Совет чорында шундый әйбернең чыгуы, беренчедән, батырлык иде. Ул сенсация булды әдәбият өчен, бөтен Татарстан өчен. «Биек тауның башларында» Чечня сугышы. Үзе барып катнашкан кебек язылган әсәр. Алыйк «Саташып аткан таң»ны. Нинди фаҗигале чор. Трилогия – өч роман. Сталиннан башлап кемнәрнең генә образлары юк анда.

«Казан утлары»нда яңа шигырьләре басылып чыкты. Бер карасаң анда биш-алты шигырь. Бер карасаң, тоташ бер-берсе белән бәйләнгән. Кешенең җаны, рухы, яшәеше, нәрсә белән яши, яшәүнең мәгънәсе. Шушы әйберләр бөтенесе бер-берсеннән аерылмый бәйләнгән. Бер поэма сыман. Шушы шигырьләрнең берсен генә әйтәсе килә. Ул атала: «Мәңгелекнең бер көне» – дип. Ходай биргән бер көн. Үткәрәбез дә җибәрәбез без аны. Ни белән үтә ул? Мәхәббәт беләнме, эш беләнме, мәгънәсез үтәме? Бер көн мәңгегә китте. Безнең яшәү шулай ук бер көн. Бер көн безнең гомеребез, Ходай күзлегеннән, Галәм күзлегеннән, Җиһан күзлегеннән караганда. Бер көн... үтә дә китә. Шулкадәрле тирән язылган, фәлсәфи.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов каләмдәшен шигъри юллар белән котлаганнан соң, курайда уйнап, күңелләрне моң белән коендырды. Авылдашы, язучы Роза Мулланурова да гомер бәйрәмен билгеләп үтүче әдипкә изге теләкләрен юллады:

– Факил бик йомшак күңелле, һәркемгә игътттибарлы. Саф күңелле, тормыш сөючән, яхшы күңелле кешегә озын гомер бирә ул Аллаһы Тәгалә, – дип, аңа киләчәктә дә иҗат уңышлары теләде.

Ә инде иҗтимагый Совет рәисе Рушат Җәүдәтович Факил Сафинның «Җан сагы», «Күрше кызы» дигән шигырьләрен укыды.

– Факил якташыбыз, чордашыбыз, горурлыгыбыз. Кем татар, кем әдәбиятка якын һичшикскез инде сездәй кешеләр белән горурлана. Бүгенге очрашулар күңелеңә канат өстәсен. Яңадан яңа матур иҗатың белән халыкка хезмәт ит! – дигән сүзләрне ишетү, Факил абыйның күңелендә уелып калгандыр.

Китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр дә якташ әдипнең иҗаты хакында үз фикерләре белән бүлештеләр. Тамашачы сүзе йөрәккә үтеп керә. Алар: «Киләчәктә дә яңадан яңа әсәрләрегезне көтеп калабыз» – диюләре белән,әдип каләменә көч өстәгәннәрдер.

Эчкерсез, ихлас хисләргә төрелгән кичәдә чыгыш ясаган һәр бала, һәр чыгыш иясе Факил Сафин кулыннан алган бүләк – «Көмеш кыңгырау» һәм «Мәйдан» журналларын укып кына да калмас, киләчәктә яздырып алыр дигән өметләргә дә уянды. Мөслимдә укымышлы, китап яратучан халык яшәгәнлеген әлеге очрашу янә бер кат раслады. Балалар да, тамашачылар да якташ язучыларының әсәрләрен бик яхшы беләләр. Очрашуда рәхәтләнеп чыгыш ясыйлар, әйтәсе сүзләрен вакытында әйтеп тә бирәләр. Очрашу соңында истәлек фотога да төштек, мөслимлеләр пешергән бәлеш белән сыйланып, халкыбызның милли ризыгы – чәкчәк белән хуш исләре чәйләр дә эчеп, киләсе очрашуларга кадәр дип саубуллаштык. Безне Мөслим күгендә балкыган кышкы кояш елмаеп озатып калды.

Әлфия Ситдыйкова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 6 февраль 2019 - 15:38
    Без имени
    Яшхы язма!