Көмеш кыңгырау

Яңа ел төнендә

Могҗиза көткәндә Кыш килде. Дөнья аклыкка күмелде. Кыш Бабай сезоны җитте. Һәр бала Кыш Бабайга хат яза. Мин дә бер кичтә хат яздым да йокларга яттым. Ак сакаллы Кыш Бабайны уйлагангамы, күземне йомуга, каршыма килде дә: «Киттек, улым! - диде. - Утыр, әйдә, тик бер шартым бар: килүемне бер кешегә...

Могҗиза көткәндә

Кыш килде. Дөнья аклыкка күмелде. Кыш Бабай сезоны җитте. Һәр бала Кыш Бабайга хат яза. Мин дә бер кичтә хат яздым да йокларга яттым. Ак сакаллы Кыш Бабайны уйлагангамы, күземне йомуга, каршыма килде дә: «Киттек, улым! - диде. - Утыр, әйдә, тик бер шартым бар: килүемне бер кешегә дә сөйләмә. Мин сине үземнең тылсымлы боланнарым белән таныштырам. Менә болары - Карлыгач белән Тургай, арттагылары - Йолдыз белән Амур. Утыр, улым, тизрәк, вакытыбыз аз.

Мин утыруга, без очып киттек. Шулчак бабакай сорау бирде: «Улым, кая барабыз? Бүләк таратыргамы, әллә минем өйгә яңа ел каршыларгамы ?»

- Бабакай, гафу ит, мин яңа елны гаиләм белән каршылыйм. Әйдә, бүләкләреңне таратыйк, - дидем.

Шулай итеп, Бабай сулга алды һәм без Америкага барып җиттек. Джек исемле малайның өй түбәсенә туктадык. Мин ишек шакырга торганда, Кыш Бабай морҗадан төште дә китте, ә мин аның артыннан. Америкада Кыш Бабайга әфлисун суы белән тәмле печенье калдыралар икән. Бабай белән бергәләп сыйландык та, малайга дигән бүләкне калдырып, морҗадан кире менеп киттек. Шулай итеп, бүләкләрне өләшә-өләшә, дөнья буйлап әйләндек. Өйгә юл тотканда, бүләкләрнең берсе генә калган иде. Анысын Кыш Бабай миңа бүләк итте. Шундый сөендем. Кыш Бабай мине өйгә кадәр озатты. Мин аңа рәхмәтләр әйтеп саубуллаштым. Өйгә кайткач, бүләгемне ачып карасам - анда кечкенә генә сары көчек баласы ята...

Иртән йокыдан уянып китсәм - аяк очымда, чыннан да, бер көчек ята иде. Менә бит! Могҗизаларга ышанырга кирәк шул. Бигрәк тә Яңа ел төнендә...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: