Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Төркиядәге татар кызы

Таныш булыгыз, бу матур туташ − Төркиядә яшәүче татар кызы Айсылу Шаһин.

Истамбул каласында туып үскән. Алма агачыннан ерак төшми, Айсылу да әти-әнисе кебек фән дөньясы белән кызыксына. Әтисе Эрдал һәм әнисе Ләйсән дә Истамбулның Мармара университетында эшлиләр, галимнәр, фән докторлары. Әтисе – төрек, әнисе татар милләтеннән булган кыз төрек һәм татар телләрен камил белә. Икесен дә туган теле дип саный. Татарстанны, Казанны, Чаллыны, әбисе һәм әнисе туган Чирмешән якларын сагынып кунакка кайта.

Айсылу – татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадалар җиңүчесе. 2014нче елда I дәрәҗәдәге дипломга лаек була, 2016нчы елгы бәйгедә  «Габдулла Тукай иҗатын иң яхшы белүче» номинациясендә җиңә. Гаҗәп тә түгел, Айсылу китап укырга ярата, Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләрен аеруча үз итә. Истамбулның татар диаспорасы уздыра торган чараларда катнаша: Тукай шигырьләрен сөйли, матур итеп җырлый, пианинода уйный, театр сәнгатен дә үз итә. Һәм хәтта рәсем ясарга да бик оста икән. Җәнлек-җанварны да бик ярата әле Айсылу. Ширин һәм Пасаклы (татарча Чуар) исемле ике песие бар аның.

Хәзерге көндә Айсылу Истамбулның MEF архитектура университетында 2нче  курста белем ала. Читтә яшәп тә, сокланырлык татар кызы булып үскән Айсылуга күз тимәсен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев