Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

“Эш кораллары”

Катерина Нефёдованың “Эш кораллары” әкияте буенча инсценировка сценарий

Театр безне яктылыкка илтә.....

(Театр көненә багышланган чара)

Театрләштерелгән уеннар - коррекция чарасы, монда уйнап өйрәнү принципы якты күренә. Станиславский әйткәнчә: "Театр формасында өйрәтү, белем бирү эшчәнлегенә зур мөмкинлекләр ача, чөнки ул хис-тойгылар белән ныгытыла".

- Театрләштерелгән уеннарда балаларның әйләнә-тирә турында белемнәре киңәя һәм тирәнәя;

- Психик процесслар: игътибар, хәтер, хыял үсә;

- Төрле анализаторлар үсә: күрү, ишетү, кинестик;

- Сүзлек запасы, сөйләмнең грамматик төзелеше, авазларның әйтелеше, бәйләнешле сөйләм активлаша;

- Моторика, координация, бер хәрәкәттән икенчесенә тиз күчә белү, хәрәкәтләрнең максатчанлыгы остара;

- Эмоциональ-ирек сферасы үсә;

- Тәртип әйбәтләнә;

- Бердәмлек хисе, бер-берсе өчен кайгыртучанлык үсә, әхлаки тәртип тәҗрибәсе формалаша;

- Театрләштерелгән уеннарда катнашу балаларга шатлык китерә.

Театрләштерелгән инсценировкада һәрбер бала бер җөмлә генә әйтсәдә, алдан зур эш үткәрәбез. Балаларга риквизит куллану ошый, реквизитны без үзебез ясыйбыз. Интонация, сәнгатьле итеп сөйләү өстендә күп эшлибез. Балалар белән бергә чакыру билетлары, афиша ясыйбыз. Әлбәттә инде, безнең беренче тамашачылырыбыз, әти-әниләр. Алар балаларның саф татар телендә сөйләшүләренә, сәхнәдә тотышларына шатланып, горурланып карыйлар. Чөнки алар үз баласын "өлгереш" ситуациясендә күрәләр. Шулай итеп, театрләштерелгән уеннар балаларны иҗади шәхес итеп үстерүнең нигезе булып торалар.

Катерина Нефёдованың "Эш кораллары" әкияте буенча инсценировка сценарий.

Максат: 1.Театр уены уйнау теләге уяту.

2. Эш коралларының кешегә файдасын аңлату.

3. Сүзлек байлыгын үстерү: балта, пычкы, ышкы, чүкеч, борау, шөреп боргыч, дрель, энә, көрәк, эш кораллары.

Җиһазлау:: балта, пычкы, ышкы, чүкеч, борау, шөреп боргыч, дрель, энә, көрәк, китмән маскалары.

Магнитофон язмасында төрле эш кораллары тавышы яңгырый.

Автор: - Балалар, тыңлагыз әле, ниндидер тавышлар килә. Ә, бу эш кораллары икән.

Балта: - Мин тылсымлы корал, карагыз әле бу өйгә, кайчандыр нарат урманы иде. Ә мин эшләгәч ул җылы, ышанычлы өйгә әйләнде.

Пычкы: - Син, балта ярасың да юнасың, син бит бүрәнә һәм такталарны тигез итеп кисә белмисең.

Автор: - Ышкы да сүз алды.

Ышкы: - Син, Пычкы, мактанма, мин бар әле монда. Мин агач өстеннән бер-ике узсам, тактаны танымыйсың да! Менә бу тамаша!

Чүкеч: - Син генә тылсымчы, дип беләсеңме әллә! Син такталарны тигез итсәң дә кадаксыз бер нәрсә дә ясый алмыйсың - өйне дә, сыерчык оясын да. Ә кадакны мин генә кадаклый алам, мин - Чүкеч.

Шөреп боргыч: - Син, Чүкеч, бик тавышлы эш коралы, - дигән Шөреп боргыч, - син кадак кына кадаклый беләсең. Ә менә шөрепне бора алмыйсың. Аны минем кебек оста итеп әйләнсәң генә булдыра аласың.

Автор: - Шөреп боргыч балерина кебек әйләнеп тә күрсәтте.

Дрель: - Әй, Шөреп боргыч, син тиккә генә мактанасың, ә мин менә ничек тиз итеп әйләнә беләм. Кара, менә нинди матур тишекләр барлыкка килә минем эшемнән соң.

Тегү энәсе: - Син, Дрель, тишекләр генә ясый аласың. Ә мин менә үз кечем белән бөтен кешене киендерәм! Тылсымлы җебем белән бер селким дә - күлмәк әзер!

Көрәк: - Тегү авыр түгел ул. Кара әле, мин ничек яхшы итеп җирне казыдым. Монда хәзер җимеш бакчасы утыртырга мөмкин, ул үзенең уңышлары белән кешеләрне сөендерер! Менә бу могҗиза!

Китмән: - Бакча уңыш китерсен дисәң, чүп утарга мин, Китмән кирәк.

Чалгы: - Син китмән тик тор әле. Чүпне кул белән дә утап була аны. Ә менә җәй көне печән чапмасаң, кыш көне сыерлар, сарыклар ач була.

Автор:- Ниһаять Кеше дә сүз алды:

Кеше: - Хөрмәтле эш кораллары, кайсыгыз иң кирәк икәнне исбатлап торасы түгел. Сез барыгыз да Кеше өчен хезмәт итәсез. Сез останың кулына эләгеп искиткеч могҗизалар эшлисез. Ә менә эшсез сез күгәрәсез, үтмәс хәлгә киләсез, беркемгә дә кирәкмәс агач һәм тимер кисәкләренә әвереләсез. Сез кешеләргә озак хезмәт итегез, без сезнең турыда кайгыртырбыз - майларбыз, үткеннәрбез, төзеклеген карарбыз. Без бит сезсез яши алмыйбыз.

Автор:- Эш кораллары кешене тыңлаганнар, яңадан бәхәсләшмәгәннәр, үз эшләрен тырышып башкарганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сценарий театр көне Катерина Нефёдова