Кыңгырау тавышы урынына – татар җыры!
Сез кыңгырау тавышын яратасызмы? Тәнәфескә түгел, дәрескә чакырып шалтыраган кыңгырау тавышын яратасызмы сез?
Ә кыңгырау урынына татар көе яңгыраса? Чаллының Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатында бу бит шулай! Мәктәпнең ишегеннән килеп керүгә үк безне милли бизәлеш һәм үзебезчә – татарча рәхәт бер җылылык каршы алды.
Татар җыры, дигәннән, тагын бер кызык үзенчәлек бар әле бу уку йортында. Актлар залында укучыларга татарча фильмнар күрсәтелә.
Интернатлы уку йорты
Һәр мәктәпнең үз имиджы була. Чаллыдагы Гали Акыш исемендәге лицей-интернат беренче чиратта нәкъ менә интернатлы уку йорты буларак игътибарга лаектыр. Якын-тирә районнардагы сәләтле балаларны туплап, белем һәм тәрбия бирү мөмкинлеге дә бар биредә. Егетләр-кызлар Тукай, Сарман, Актаныштан һәм Татарстанның башка районнарыннан килгәннәр. Лицейда башлангыч сыйныфлар юк. Кемдер – 5нче, кемдер – 6нчы сыйныфка, кемдер – 10-11гә килә. Сүз уңаеннан шуны да әйтик әле, 8нче февральдә лицейда ачык ишекләр көне узачак.
Интернат, дигәннән – киләсе елга авыллардан җыелган югары сыйныф укучылары өчен медицина юнәлешендәге сыйныф оештырырга җыеналар. Ижау дәүләт медицина академиясе белән килешү төзегәннәр, алар лицейлыларның белемен контроль эшләр белән сынаячак һәм билгеләр югары булган очракта, Бердәм дәүләт имтиханы балларына тагын 5 балл өстәләчәк. Бу, билгеле, шушы уку йортына кергән очракта. Шәп бит, ә!
Үскәч кем булырга?
Инде теманы дәвам итсәк – үскәч кем булырга дигән сорау кайсыбызны гына борчымый икән? Кем генә буласы килми бит безнең, дөресен әйткәндә! Инженер да, укытучы да, галим дә...
Гали Акыш лицеенда исә бу бетмәс-төкәнмәс уй-хыялларыңны аңлап-ачыклап бетерү җиңелрәктер. Үзеңне төрле юнәлештә сынап карау мөмкинлеге бар бит. 5нче сыйныфтан ук техник юнәлештәге сыйныфлар туплана – робот техникасы белән шөгыльләнеп алырга була. Чаллыдагы «Кванториум» балалар техник паркы белән элемтә урнаштырылган. Лицейда инглиз теле сыйныфлары да эшләп килә. Техник фәннәрне укыту буенча КФУ укытучыларын җәлеп итеп өстәмә курслар оештырганнар – монысы укучыларны БДИга әзерләү максаты белән.
«Илһам»лылар!
Бүген бер төркем лицей укучылары сәхнәдән төшми – Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Телсез күке» әсәрен сәхнәләштерәләр. «Илһам» театр студиясенә (җитәкчеләре Валентина Арсланова) йөрүчеләр икән бу. «Сәхнә көзгесе», «Сәйяр», «А если...» кебек бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннарны яулаганнар «илһам»лылар. Ә мәктәпнең ШТК (шаяннар, тапкырлар клубы) командасы – «Оба-на!» татар телендә дә, рус телендә дә бердәй оста чыгыш ясый. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Ак калфаклы татар кызы» бәйгесендә 9нчы һәм 11нче сыйныф кызлары Язгөлем Шакирова белән Альмира Насыйбуллина уңышлы чыгыш ясаганнар.
Ә без килгән көнне
Ә без килгән көнне, без килгән хөрмәткә, балалар җыйнаулашып шигырь укыдылар. Дәртләнеп, дулкынланып, матур итеп! Югыйсә, берсе дә бүгенге очрашу өчен махсус әзерләнмәгән. Әмма сүзләрен дә онытмаганнар, үз-үзләрен тотышлары да чын артистларча! Афәрин, малайлар-кызлар!
«Гали Акыш»лар чыгышын үзегез дә карый аласыз, дуслар!
Белешмә
Гали Акыш (1918-2011) — татар, төрек, алман (немец) журналисты, язучы, җәмәгать эшлеклесе. 1997 елның 1нче сентябрендә Чаллыда Гали Акыш исемен йөртәчәк мәктәп ачыла – чарага Гали Акыш үзе дә килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев