Көмеш кыңгырау

Дөньяда сугышлар тынмый

-Нәргизә, сезнең урамда Зиннәтуллин Газинур исемле кеше яшиме? -Әйе, ул минем дәү әниләрнең каршында гына тора... -Миңа аның телефон номерын табып бир әле. -Яхшы. (Сыйныф җитәкчесе белән классташым сөйләшүеннән) Сыйныфта булган әлеге сөйләшү  миңа кызык тоелды. Кем ул Зиннәтуллин Газинур? Ник кирәк булды икән укытучыма? Мөгаен, сыйныф сәгатенә тагын берәр кызыклы кешене чакырмакчы буладыр...

Шулай булып чыкты да. Гыйнвар аеның бер көнендә классыбызга урта яшьләрдәге, әле һаман да яшь чагындагы чибәрлеген югалтмаган уртача буйлы ир-ат килеп керде. Без аның исемен дә, Әфганстанда хезмәт итүен дә белә идек инде. Ә менә Әфган илендә булган сугышның үзе турында ничектер мәгълүмат аз. Бары беркөнне “Россия – 24” каналының  “Яңалыклар” тапшыруында ишеткән хәбәр күңелгә килде:

  • Халыкара хәбәрләр. Әфганстанда террорчылар дәүләт белән идарә итү органнарында эшләүче 100дән артык кеше утырган машиналар колоннасына һөҗүм иткән. Үлүчеләр һәм яраланучылар байтак. Һөҗүм итүчеләрнең күбесе җавап итеп ачылган ут нәтиҗәсендә юк ителде.

 Дөньяда сугышлар бер дә тынмый шул.  Җир шарының төрле почмакларында канлы бәрелешләр дәвам итә. Без алар турында, Аллага шөкер, бары ишетеп беләбез. Кунагыбыз шуларның берсе -  Әфганстанда булганы турында сөйләргә килде.

Әлеге очрашу мине бу тарихи вакыйгалар белән кызыксындырды. Мин районыбызда Әфган сугышында катнашкан ветераннарның күп булуын белдем. Зиннәтуллин Газинур - шуларның берсе.

Газинур абый Балтач районының Арбор авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, армиягә алына. Бераз хезмәт иткәч, Литвага күчерелә. Ярты ел анда десантчы серләренә төшенә, аннары егетләрне Әфганстанга хәрби бурычны үтәргә җибәрәләр. Газинур абый сөйләгәннән:

  • Килеп төштек. 40-50 градус эссе, бөтен җирдә ком, таш, яшеллек юк. Төнлә генә бераз сулу алып була, һава температурасы 20 градуска төшә. Палаткаларда яшәдек.

Менә шундый авыр шартларда ул иптәшләре белән Бәхрәм шәһәрендә хезмәтен үтә. Күренеп тора: аңа боларны сөйләү җиңел түгел. Аның әйтүе буенча, көндез бер кеше дә сугышмый, бар да дус кебек. Төн җиттеме, атыш башлана... Башкарган хезмәтләре гаять авыр, зур җаваплылык, физик һәм психологик ныклык сорый.

  • Бервакыт ике атна сусыз тордык. Ашарга да, эчәргә дә юк. Төнлә каскага конденсаттан ярты стакан  су җыела, шуның белән бераз тамак чылатабыз... тагын... бакчалардан карбыз алып кайта идек... кая барасың...- дип искә ала ул.

Газинур Зиннәтуллин артиллерия расчеты командиры булып хезмәт иткән. Үзенең сугышчан дуслары белән әле дә аралаша, алар исә төрлесе төрле җирдә яши. Һәлак булганнарын да онытмыйлар.

  • Без 15 егет идек. Полкка килгәч, икенче айда ук Зайцев дигән белорус егете китеп барды. Аның әнисенә хатлар язып тордык. Аннары башка роталардагы 4 малайны төнлә суеп чыгып киткәннәр, 8 сапер егетне шартлаттылар. Бу егетләргә нибары 20 яшь иде... “Девятый вал” фильмын караганыгыз булса, ул безнең часть белән без килгәнче булган чын хәлләр. Егетләр, үзләренә йөкләнгән эшне үтәп кайткач, атна буе сөйләшмиләр, тормыйлар да...

Газинур абый боларны сөйләгәндә, аның халәтен, күңеле сызлаганын очрашуда утырган бар кеше дә сизгәндер.

 1989нчы елның 1нче сентябрендә Зиннәтуллин Газинур үзенең туган ягына кайткан. Ул “За отвагу” дигән медаль белән бүләкләнгән, башка истәлекле билгеләре дә бар.
Бүгенге көндә Газинур абый Арча районының Лесхоз урманчылыгында  эшли. Ул үзен 2 ел армия сафларыннан көтеп алган хатыны һәм кызы белән Балтачта яши.

Бу әңгәмә күп нәрсәгә карата күземне ачты. Мин сугышның нәрсә икәненә күбрәк төшендем. Бу проблемаларны киләчәктә ничек чишеп була икән дигән уйлар килде күңелгә. Очрашудан соң мин сыйныфташлардан аларның хисләре, уйлары турында сораштым. Классташларым да сугышның куркыныч һәм бик зыянлы эш икәненә тагын бер кат инанган, һәм алар Әфган сугышы турында күбрәк белгәннәр. Миңа килгәндә, мин Газинур абыйга сокландым. Минем өчен ул – чын батыр. Андыйлар дөньяда күп булмый шул.

 Гарифуллина Алия, 8а Балтач гимназиясе

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: