Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллының 2нче гимназиясендә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм үтте

Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан республикабызда һәм шәһәребездә күпсанлы тәрбияви чаралар үтә.

Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә дә тирән эчтәлекле әдәби-музыкаль бәйрәм булды. Анда Фәйзуллина Флүзә Габдулла кызы җитәкчелегендә 4нче "В" сыйныфы укучылары матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Тамашачыларны сугышта катнашкан әби-бабайлары, туганнары турында истәлекләр белән таныштырдылар. 

Менә мәсәлән, Инзилә Абдуллина Бөек Ватан сугышының иң мөһим вакыйгаларын чагылдырган хронологик таблица ясаган. Ул менә ниләр сөйләде:


"Бөек Ватан сугышы турында бик күп кинолар, документаль фильмнар төшерелгән, рәсемнәр ясалган, җырлар, шигырьләр язылган.

Сугышта олы кешеләр генә түгел балалар да катнашкан. Алар арасында бик күп геройлар бар. 
Мин Бөек Ватан сугышы турында кечкенә генә хронологик таблица ясадым. Анда иң төп вакыйгалар язылган. 

Сугышта минем әбинең абыйсы Шамсутдинов Гариф Шәйхетдин улы да катнашкан. Ул Әгерҗе районы Исәнбай авылында 1907 елның 20 гыйнварында туа. 1939-1940 елларда рус-фин сугышында катнаша. Анда яралана. 1941 елны Бөек Ватан сугышы башлангач шунда китә. 1942 елда тагын бик каты яралана һәм аны Ашхабад шәһәре госпиталенә җибәрәләр. 1943 елда тәмам хәлсезләнеп авылга кайтып егыла ул. Аның бик күп медальләре бар - 3нче дәрәҗә дан ордены, 1нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены Кавказны саклаган өчен бирелә."

Кичәгә килгән әти-әниләргә дә, балаларга да бу бәйрәм бик ошады, күңелләрдә горурлык хисе уятты.

Шул кичәдән өзекләр тәкъдим итәбез:

Тагын укырга: Имтиханга әзерләнәбез

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев