Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Анда китәргә без дуракмыни…

* * * Бишенче класста рус теле дәресе бара. Илдарны тактага чыгарганнар. Ул «машина» сүзен килешләрдә төрләндереп язарга тиеш. Төшем килешенә килеп җиткәч, төртелеп калган, тик тора. Озак тора. Укытучы моны ачулана. Үзе класс белән эшли, вакыт-вакыт такта янына килеп Илдарны сүгә. Илдар кызарган, бүртенгән. Аның да ачуы чыккан. Укытучы...

* * *

Бишенче класста рус теле дәресе бара. Илдарны тактага чыгарганнар. Ул «машина» сүзен килешләрдә төрләндереп язарга тиеш. Төшем килешенә килеп җиткәч, төртелеп калган, тик тора. Озак тора. Укытучы моны ачулана. Үзе класс белән эшли, вакыт-вакыт такта янына килеп Илдарны сүгә. Илдар кызарган, бүртенгән. Аның да ачуы чыккан. Укытучы апа дулап аның янына килә дә кычкыра:

- Ну, что ты стоишь как столб! - ди.

Илдар шунда рәнҗеп карап әйтә:

- Стойса ни…

Бичара, «торса ни» дип әйтүе булгандыр инде аның.

* * *

Татар әдәбияты дәресе бара. Керәшен авылы, керәшен балалары. Өйгә эш бирелгән: Тукайның «Китмибез!» шигырен ятлап килергә. Җәгүр (Егор) исемле малай борын тарта-тарта түшәмгә караштыргалап сөйли:

Китмибез без, анда китәргә без дуракмыни…

* * *

Өченче класста рус теле дәресе. Укытучы сорый Наиләдән:

- «Әти» сүзен русча әйт!

- Отец.

- Яхшы. Хәзер «әни» сүзен әйт.

Наилә бераз уйлап тора һәм шатланып әйтеп куя:

- Анец!

1975 - 1994 еллар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев