Көмеш кыңгырау

Күз­ләр ял со­рый

Күз бе­лән бәй­ле проб­ле­ма­лар ир­тә­ме-соң­мы һәр­кем­гә ки­лә. Тик бик күп­ләр, кыз­га­ныч­ка кар­шы, әле­ге бор­чу бе­лән ке­че яшь­тән үк оч­ра­ша.

Ба­ла­лар­ның күз­лә­ре бо­зы­лу­ны без бү­ген күб­рәк ин­фор­ма­ци­он тех­но­ло­ги­я­ләр – компь­ю­тер, гад­жет, ай­фон­нар­ның без­нең тор­мыш­та ар­тык зур урын алып то­руы бе­лән бәй­ләр­гә кү­нек­кән. Чын­нан да шу­лай­мы бу? Һәм күз авы­ру­ла­рын ал­дан ки­сә­тү өчен нин­ди ча­ра­лар кү­рер­гә бу­ла?   «Ка­ма ба­ла­лар ме­ди­ци­на үзә­ге» та­би­бы, оф­таль­мо­лог Азат За­һит улы Фәр­хет­ди­нов бе­лән без шу­лар ха­кын­да сөй­ләш­тек.

  • Азат За­һи­то­вич, ба­ла­лар ара­сын­да күз авы­ру­ла­ры­ның иң киң та­рал­ган тө­ре, мө­га­ен, ерак­тан әй­бәт  күр­мәү­дер. Урыс­ча тер­мин кул­лан­сак бли­зо­ру­кость...
  • Ә бе­лә­сез­ме, баш­лан­гыч чор­да күз­ләр ке­ше­гә күб­рәк нәкъ ме­нә ерак­тан кү­рү өчен хез­мәт ит­кән, дип са­на­ла. Бо­рын­гы за­ман­нар­да адәм ба­ла­сы­ның көн­кү­ре­ше  та­би­гать бе­лән ту­ры­дан-ту­ры бәй­ле бу­ла бит:  ул ки­ек-җан­вар ау­лый, иген игә... Һәм бу шө­гыль­ләр­не баш­ка­ру өчен ик­сез-чик­сез киң­лек­ләр­не кү­рү, үт­кен күз­ле бу­лу ки­рәк бу­ла. 

Тор­мыш шарт­ла­ры үз­гә­рү исә  ерак­тан  на­чар кү­рү­че­ләр са­нын арт­ты­ра.  Ке­ше го­ме­ре­нең күп ке­нә өле­шен дүрт сте­на эчен­дә, әй­тик, ки­тап то­тып, яи­сә бү­ген­ге ке­бек компь­ю­тер кар­шын­да уты­рып үт­кә­рә икән, күп­ме­дер ва­кыт­тан күз ал­ма­сы да үз­гә­реш ки­че­рә. Ул ча­гыш­тыр­ма­ча озы­ная, фор­ма­сын үз­гәр­тә. Ягъ­ни якын­нан ях­шы­рак кү­рү өчен ярак­ла­ша. Ә ерак­тан, ки­ре­сен­чә, на­чар­рак кү­рә баш­лый.

  • Ди­мәк, күз­дә мон­дый кис­кен үз­гә­реш­ләр ки­леп чык­ма­сын өчен без әле­дән-әле ерак­ка ка­рар­га ти­еш. Бу урам­да йө­рү күз өчен фай­да­лы ди­гән сүз­ме?  
  • Ан­дый нә­ти­җә яса­сак та бу­ла. Өс­тә­ве­нә, эш өс­тә­ле тә­рә­зә­гә якын урын­га ку­е­лыр­га, без­нең әле­дән-әле урам­га күз таш­лау мөм­кин­ле­ге дә бу­лыр­га ти­еш.
  • Мөм­кин­ле­ген аның ту­ды­рып бу­лыр. Әм­ма, кыз­га­ныч­ка кар­шы, бү­ген кү­бе­без компь­ю­тер, йә те­ле­фон «э­чен­дә» яши­без бит. Ав­то­бус­та бар­ган­да да тә­рә­зә­дән урам­ны кү­зә­тер урын­да... те­ле­фон­да, со­ци­аль чел­тәр­ләр­дә «у­ты­ра­быз». Яшүс­мер ба­ла, ми­сал өчен, мо­ни­тор­дан көн­нәр буе да ае­ры­ла ал­мас­ка мөм­кин.
  • Мо­ни­тор­га ка­рап  ун  ми­нут уты­ру­ны ун ми­нут буе кул­ны ал­га та­ба су­зып то­ру бе­лән ча­гыш­ты­рыр­га бу­ла. Шу­лай то­рып  ка­ра­гыз әле сез ме­нә! Яи­сә, ми­сал өчен, кө­не буе кар кө­рәп. Кө­рәк бе­лән ар­ты­гын эш­ләп бул­мый бит. Ә күз­ләр бе­лән без ки­рә­ген­нән ар­тык эш­ли­без. Чөн­ки алар­ның ару­ын сиз­ми­без. Күз­дә авыр­ту­ны сиз­де­рү­че ре­цеп­тор­лар юк. Дө­рес, кү­рү ва­кыт­лы­ча на­чар­ла­нып то­рыр­га, күз ал­ла­ры ка­раң­гы­ла­нып алыр­га мөм­кин. Әм­ма без мо­ны күз­ләр­нең аруы дип ка­бул ит­ми­без.
  • Кыс­ка­сы, күз­ләр­нең тал­чы­гу­ын той­ма­сак та хәт­та, алар­ны әле­дән-әле ял ит­те­рер­гә ки­рәк?
  • Ял һәм гим­нас­ти­ка. Без, го­му­мән ал­ган­да, гим­нас­ти­ка­ның фай­да­лы икә­нен бе­лә­без, ир­тән фи­зик кү­не­гү­ләр ясау  ин­де күп­тән  га­дәт­кә кер­гән. Ә ме­нә күз­гә гим­нас­ти­ка ясау­ны, кыз­га­ныч­ка кар­шы, бик соң күз­ләр бор­чый баш­ла­гач кы­на ис­кә тө­ше­рә­без.
  • Күз­ләр бор­чы­лу, ди­гән­нән. Ко­ры күз синд­ро­мын, ягъ­ни күз­ләр­нең ки­бү­ен дә озак ва­кыт мо­ни­тор кар­шын­да уты­ру бе­лән бәй­ле, ди­ләр. Бу, чын­нан да, шу­лай­мы?  
  • Ке­ше, га­дәт­тә, күз­лә­рен ми­ну­ты­на 24 мәр­тә­бә йо­мар­га мөм­кин. Ә компь­ю­тер кар­шын­да өч мәр­тә­бә аз­рак.  Нә­ти­җә­дә, күз­дә­ге мах­сус биз­ләр  күз ал­ма­сын май­лап то­ру­чы сы­ек­ча­ны аз­рак бү­леп чы­га­ра баш­лый.  

Дө­рес, күз ки­бү баш­ка күп ке­нә сә­бәп­ләр (әй­тик, лин­за ки­еп йө­рү) бе­лән дә бәй­ле бу­лыр­га мөм­кин. Тик иң мө­һи­ме шул – бу проб­ле­ма  бар­лык­ка кил­гән икән, ул без уй­ла­ган­ча нин­ди­дер бер да­ру эчеп ке­нә үт­ми. Бәл­ки күз­ләр­гә да­и­ми рә­веш­тә  мах­сус пре­па­рат са­лып то­рыр­га ки­рәк бу­ла.  Ни­чек дип әй­тим? Та­мак кип­кән­дә, су эч­кән ке­бек.

  • Азат За­һи­то­вич, сә­ла­мәт күз­ләр­не сак­лау ысул­ла­ры ту­рын­да күп сөй­ләш­тек. Ә күз­ләр ин­де бо­зы­ла баш­ла­ган бул­са? Бәл­ки да­и­ми күз­лек ки­еп йө­рү кү­рү сә­лә­тен аз­мы-күп­ме ях­шыр­та ала­дыр?
  • Ки­ре­сен­чә, ерак­тан күр­мәү оч­ра­гын­да мин күз­лек­не ба­ры тик их­ты­яҗ­га ка­рап кы­на ки­яр­гә ки­ңәш итәр идем. Так­та­да языл­ган­ны күр­ми­сез  икән, дә­рес ва­кы­тын­да ки­яр­гә бу­ла. Сәү­дә үзәк­лә­рен­дә, та­ма­ша зал­ла­рын­да, ки­но­те­атр­да... Гел күз­лек­тән йөр­сә­гез,  күз­ләр  ял­кау­ла­ныр­га мөм­кин. Ми­нус дүрт­ле, яи­сә ан­нан да көч­ле­рәк  күз­лек­ләр­не ге­нә да­и­ми ки­яр­гә ки­ңәш ите­лә.

    Ерак­тан  на­чар кү­рү­не хә­зер ин­де опе­ра­ция юлы бе­лән дә тө­зә­теп бу­ла, бил­ге­ле. Әм­ма ни­чек ке­нә бул­ма­сын, «кү­рә ка­рау» (ерак­тан на­чар кү­рү)  – кат­лау­ла­нып ки­тәр­гә дә мөм­кин җит­ди авы­ру ул.  Күз ал­ма­сы озы­наю күз­дә­ге чел­тәр кат­лау­ның (сет­чат­ка)­ның  тар­ты­лу­ы­на, юка­ру­ы­на ки­те­рә. Бу исә аның җә­рә­һәт­лә­нү, «ер­ты­лу»  их­ти­ма­лын бер­мә-бер арт­ты­ра.  Шу­ңа кү­рә ерак­тан күр­мәү дә­рә­җә­се ур­та­ча­дан уз­ган оч­рак­та (-6дан) озак ва­кыт ие­леп эш­ләр­гә дә, авыр кү­тә­рер­гә дә яра­мый.

Сак­лык ча­ра­ла­ры ту­рын­да оныт­ма­сак иде без.

Әң­гә­мә­дәш Ри­зи­дә Га­сый­мо­ва.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: