Реклама
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар күпчелек очракта уйлап чыгарылган могҗизалы әкияти дөньяда яшиләр.
Балаларның сәламат үсеше өчен уйлап чыгару, уйлап табу кебек күренешләр мөһим. Әкияти дөньяда балалар үзләрен тыныч тоталар, тирә-юньне күрә белергә, танырга өйрәнәләр. Балаларның уйлап чыгару сәләте аның күзаллау үсешенең актив эшчәнлегенә бәйле. Әлеге эшчәнлек аның гармональ һәм сәламәт үсешенә этәргеч була.
4-5 яшьтә балалар бик актив уйлап чыгаралар, могҗизаларга ышаналар. Алар төрле искиткеч хәлләр турында сөйлиләр. Ләкин олылыр элеге хәлләрнең чын түгеллеген әйтеп, балаларның кәефләрен төшерәләр. Әлеге хәлләрне “чын түгел” дип кистереп әйтергә ярамый, киресенчә, “уйлап чыгарылган, уйлап табылган” дияргә кирәк.
Чынбарлык белән уйлап чыгару арасында аерма барлыкны бала бик озак үзләштерә. Хәтта тормыш яшәешендә килеп чыккан белән уйлап чыгарган хәлләрне бутый.
Ата-аналар белергә тиеш:
Чаллының 9нчы "Алан" балалар бакчасы педагог-психологы Зилә Овчинникова.
«Психолог сүзе» рубрикасы буенча алдагы язманы укыгыз Тән ярасы да, җан ярасы да дәвалауга мохтаҗ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз