Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Ышанмагыз!

Гүзәлдән килгән хатны укыгач, без, дөресен әйткәндә, бераз гына аптырап та калдык. Дуслык һәм мәхәббәт турында мондый каршылыклы, кискен фикерләр ни сәбәпле туды икән соң яшүсмер кыз күңелендә? Бу хатны сез дә укып карагыз әле, малайлар-кызлар. Бәлки әлеге тема сезне дә уйландырыр? Фикерләрегезне «Көмеш кыңгырау» почтасына язып салсагыз да була, сайтыбызда да калдыра аласыз.

«Мәхәббәт» дигән хис белән янасызмы? Юк бу кырыс дөньяда мәхәббәт, болар бары сезнең алдануыгыз гына. Сез үзегез булмаган мәхәббәтне уйлап чыгардыгыз да интернет челтәрләрендә зарланган буласыз. Әгәр дә сездә чын мәхәббәт булса, ярата белсәгез, сезнең интернет челтәрләрендә зарланырга вакытыгыз булмас иде. Сез бар күңелегез белән бу гүзәл тормышка куанып йөрер идегез. Сез тойган хисләр чын мәхәббәт булса, тормышның нинди генә авыр минутларында да бер-берегезгә карата гел сабыр булыр идегез. Беркайчан да сез мәхәббәтегезне башкага алмаштырмас идегез.

Әллә мәхәббәттән зарлану хәзер модага кергәнме? Башкалар ничек уйлыйлардыр, ләкин минем өчен: мәхәббәт ул безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбызда булган. Язучылар ул чакларда мәхәббәтне бик матур итеп тасвирлаганнар. Ничек итеп егетләр кызларның кулларын сораганнар, ә кызлар үз чиратында сөйгән ярларын армия сафларыннан еллар буе көтеп алганнар. Егет белән кызның кайда, кайчан, ничек танышуы, гаилә коруы турында. Бергә үткәргән гомернең кызыклы һәм моңсу чаклары турында. Кызның кулын сорар өчен нинди авыр юллар аша үтүләре, аны югалтмыйча саклаулары турында кабат-кабат укыйсы килеп тора. Алар чын хисләр тойганнар, иң чын хисләр!

Ә хәзер? Хәзер бит бик азлар гына мәхәббәт өчен көрәшергә әзер. Каршылыклар туса, «Без бер-беребезгә туры килмибез», диячәкләр дә, төрле тарафларга китәчәкләр. 21нче гасырда мәхәббәт юк, булса да, бик аз. Хәзерге егетләргә һәм кызларга акча, зур дәрәҗә генә кирәк. Акчасы булса, зур, матур йортта торса, кыйммәтле машиналарда йөрсә, зиннәтле киемнәр кисә, җитә инде! Яратмасаң да нәрсә булган, ди, иң мөһиме – бай бит ул! 21нче гасырда кешенең бөтен уе акча табуда гына булып тоела миңа. Бай тормышта яшәр өчен кем белән гаилә корыйм икән? Ничекләр генә акча урлап, төрмәгә эләкмәскә икән? Ул кызны, егетне ничек кенә үземә каратыйм икән?

Егетләрнең: «Син миңа ошыйсың», – дигәннәренә ышанмагыз сез. «Сагындым», – диюләренә дә ышанмагыз. Сагынган кеше күрешү юлларын, һичшиксез, табачак.

Гүзәл Хурамшина, Балтач районы, Салавыч күппрофильле лицее.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев